erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илһам Шакировлар күп түгел алар

Бервакыт без аның белән хакимият коридорында очраштык. Каядыр ашыга, чаба бу. Чөнки ул әкрен йөри белми, тумышы белән спортчы, яшьрәк чагында чаңгы, йөгерү буенча аңа җитүчеләр аз иде. “Яңа урынны кайчан билгеләп үтәбез инде?“ – дим. “Зинһар өчен, бер-ике ай гына булса да эшлим инде!“ – ди. Монысы да хак – Илһам Мәхмүт улын, берзаман Жуков кебек, кайда кыен, шунда ташлый башладылар.

Илһамнар, Шакировлар ничектер, ә Илһам Шакировлар күп түгел алар. Һәрхәлдә, мин белгәне икәү генә. Берсе – Казанда, икенчесе – Арчада. Әйтәсе сүзем нәкъ менә “үзебезнең“ Илһамыбыз турында.

Аны белмәгән кеше юктыр да инде. Танылган шәхес булса да, гаять тыйнак инде ул. Әле менә 60 яшьлек юбилее уңаеннан бик тә газетага язасы килде үзе турында. “Кирәк булырмы икән инде ул? Дус бар, дошман бар дигәндәй“, –  дип икеләнеп калды. Мин дә: “Илһам Шакиров булсын да, аның нинди дошманнары булсын?“ – дигән булдым. Рәхәтләнеп бер көлештек тә, әңгәмәне башлап җибәрдек.

– Мин Яңа Кишет авылында туганмын, – дип башлады ул сүзен. – Мәктәпне тәмамлагач Зиннур исемле авылдашым белән Арча педучилищесына укырга керергә булдык. Уку теләге шул кадәр көчле булгандыр инде – 28 километр араны җәяүләп килдек. Имтиханнарны уңышлы тапшырып укый башладык. Спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр менә кайда ул! Чаңгы, йөгерү буенча җыелма команда

составына кердем.

Училищены тәмам-лагач кая барасым да билгеле иде, соңгы имтиханны биргән көнне Яңа Кишет мәктәбе директоры  Әмир абый Шәяхмәтов мине көтеп утыра иде инде. Үзе белән алып кайтты. 4–8 сыйныфларга физика, сызым, музыка, рәсем, хезмәт дәресләре укыттым. Әле боларга трактор дәресен дә өстәргә кирәк. Ул елларда тракторга укыйлар иде бит. Башта үземә тракторын яхшылап өйрәнергә туры килде, билгеле. Спорт-

ны да гөрләттек, ярышларда җиңүләр дә яуладык.

Менә шулай матур гына эшләп йөргәндә армиягә китәр вакыт җитә. “Бөтен авыл белән озатып калдылар, ул мизгелләр әле дә күз алдында“, – ди ул.

Армиядән кайткач Арчада яңа ачылган һөнәр училищесына эшкә чакыралар, 4 ел шунда эшли. “Партия күреп алып (мине тиз генә партиягә алдылар), миңа Яңа Кырлай урта мәктәбенә директор булырга тәкъдим иттеләр. 1989 ел, миңа 25 яшь иде“.

Яңа директор эшне яңа тәртипләр кертүдән башлый. “Линейка алдына чыгарып сүгүне, укучыларны директор кабинетына алып керүне тыйдым. Укучылар белән походларга чыгам, түгәрәкләр алып барам, коллектив белән дуслашып, үз кешеләр булып беттек“.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма әлеге коллективтан да аерылырга туры килә. Бик авыр һәм җәнҗаллы була бу аерылышу. “Татарстан яшьләре“ газетасында укучыларның “Илһам абыйны кире кайтарыгыз!“ – дигән хаты басыла хәтта.

Арчада сәүдә техникумы филиалында эшкә урнаша. Аннан Укучылар сараена чакырып алалар. 1995 елда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу аның стихиясе инде, тагын да кызыклырак тормыш башлана. “1999 елда кич чакырып алдылар да, поссоветка җитәкче урынбасары булып барасың, диделәр. Анда 6 ай гына эшләгән идем, мәдәният бүлеге мөдире итеп куйдылар. Ике айдан мәгариф бүлеге мөдире булдым. 2000 елның 15 гыйнвары иде. 2002 елның апрелендә яңадан яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе итеп күчерделәр“.

Ничек түзгәндер, боларны язганда гына да башың әйләнерлек. Детектив роман инде менә! 2004 елның сентябрендә Үрнәктәге училищега директор итеп җибәрәләр. Монда инде укыту, тәрбия-һөнәр бирү генә түгел, Күлтәс хуҗалыгында сөт арттырасы, уңыш үстерәсе бар. Илһам Мәхмүт улы күңелен төшерми, җиң сызганып эшкә тотына. Ссудалар юллап ашлама, запас частьлар алалар, басуларда матур гына уңыш өлгереп килә. “Казанда киңәшмәдә идем, дүрт чит комбайн кереп ашлык суга башладылар“, – дип шалтыраттылар. Моңа юл куярга ярамый иде, министрга чыктым. Ул югарыракларга чыккан. Мин кайтканда комбайннар киткән иде, әмма 40 тонналап ашлыкны алып киткәннәр“.

Шуннан ниләр буласын чамалыйсыздыр инде. Бездә бит түрәләргә: “Крокодил оча, әмма түбәннән оча“, – дип әйтергә өлгерсәң генә кислородлы буласың. Йөрәк безгә бүген кирәк, дигәндәй, ул да тимер түгел. Илһам Мәхмүт улы инсульт кичереп дүрт ай  хастаханәдә  ята. Бер ел өйдә эшсез утыра. Кукмарадагы танышы авыр вакытта үз янына чакырып ала.

Вакыт һәркемне, һәр нәрсәне үз урынына куя. Илһам Шакиров районда тагын кирәкле кешегә әверелеп, Казанбаш мәктәбендә директор булып эшләп алды. Матур итеп эшләде, сагынып сөйлиләр үзен. Менә 8 ел инде, ачылганнан бирле Боз сараенда директор. Аның шунда билгеләнгәнен ишеткәч: “Нәкъ кешесе инде!“ – дип куандык. Арчаның яшь хоккейчылары бөтен Россиядә билгеле хәзер!

Менә шушы утлар-сулар кичкән, җиз торбалар аша узган кешенең бүләкләре юклыгын белеп бик гаҗәпләндем. “Аның каравы, Ельцинның Рәхмәт  хаты бар миндә, ул районда ике генә кешедә бар“, – дип елмая ул. Алай ук түгелдер, ялгыш ишеткәнмен кебек тоела миңа.

Без аның белән эш урынында очраштык. “Иң мөһиме – авырмагыз!“ – дидем. “Монда холодильник – вируслар юк!“ – дип елмайды ул.

Илһам Шакировыбызны юбилее белән котлыйбыз, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X