erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проектлар: Сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар зур булды

Илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыруда катнашты. Сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча балалар сырхауханәләренә игътибар зур булды: республикадагы 31 хастаханәдә кечкенә пациентларны кабул итү, медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә, чөнки республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешен әлеге дәүләт органы күзәтеп тора.

Моннан тыш, үткән ел Татарстанда яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган һәм Казанда Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелешенә старт бирелгән.

Республика шәһәр һәм районнарын төзекләндерү юнәлешендә дә шактый эшләр башкарылган. 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар норматив рәвешкә китерелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстандагы экологияне яхшырту максатында 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләр рекультивацияләнгән. Прости авылы һәм Минзәлә шәһәре янындагы законсыз чүплекләрне юкка чыгару эше башланган.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. 2021 елда әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак.


 https://tatar-inform.tatar/news/business/08-02-2021/ilk-l-m-proektlar-yard-mend-tatarstan-hastahan-l-rend-hezm-t-k-rs-t-shartlary-yahshyra-5804362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X