erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проектта Арча балалары да җиңү яулады

“Илкүләм проект “Экология – балалар күзлегеннән” дигән республикакүләм бәйгедә безнең район балалары да катнашып җиңү яулады

Конкурсның максаты – илкүләм “Экология” проектының ничек тормышка ашырылуын халыкка җиткерү һәм республикада экология проблемасын хәл итүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Ә темалар төрле иде. Алар: “Су – тормыш чыганагы”, “Бөек анабыз – Идел”, “Татарстанның яшел йөрәге”, “Без – чиста Татарстан өчен”, “Эко – утильләштерү”, “Чиста елга ярлары”.

Балаларны бәйгедә җиңү-ләре белән республиканың дәүләт органнары җитәкчеләре котлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова: “Конкурс балачактан экологиягә сакчыл карарга һәм табигатьне сакларга өйрәтә”, – дип ассызыклап үтте. Балалар рәсемнәреннән төзелгән күчмә күргәзмәләр халык алдына чыгачак.

Рәсемнәр конкурсыннан тыш “Проектлар” дигән номинациядә иҗади конкурс та оештырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең районнан өч укучы призлы урыннар алып, бүләкләргә лаек булды. Лесхоз мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Әлфис Зыятдинов илкүләм проект кысаларында үткәрелгән конкурста, экология темасы буенча проект эшләп, 2нче урынны алды.

Арчаның 3нче мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Инзилә Мәгъсумова “Без чиста Татарстан өчен” темасы буенча бик матур рәсем ясап, халык мәхәббәтен яулаган. Ул видеоконференциягә дә килгән иде. Инзиләгә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина тапшырды.

Яңа Кишет мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Айзилә Җамалиева урман, табигать темасына бик эчтәлекле итеп рәсем ясап, 1нче урын алган. Айзилә Җамалиева һәм Әлфис Зыятдинов бүләкләү тантанасына Казанга бардылар. Аларны Татьяна Ларионова шәхсән үзе котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X