erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проекты кысаларында Арча шәһәре быел да бәйгедә катнашып, финалга чыкты

Матурлык үзебездән тора

“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Арча шәһәре быел да бәйгедә катнашып, финалга чыкты.

Республикада уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектлар барланды. Бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша. Алар арасында Арча да бар. Бу хакта төгәлрәк мәгълүмат алу өчен без район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллинага мөрәҗәгать иттек.

– Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде. Ул елда безнең район “Совет мәйданы һәм Зур урам” проекты белән финалга чыкты һәм җиңде. Әлеге территориядә соңгы елларда күләмле эшләр башкарылды һәм ул әле дә дәвам итә. Шуңа да карамастан, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында шәһәребез быел да бәйгедә. Арчаның тимер юл вокзалыннан алып, Коммуна урамы буйлап, Казансу елгасы аша үтеп, Интернационал урамына кадәрге территориясе алына. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль берәмлек  сайтында ике атна дәвамында тавыш бирү барды.

– Башка вариантлар да бар идеме?

– Дүрт территория тәкъдим ителде. “Төньяк” микрорайоны, “Арчабаш” һәм “Көнчыгыш” парк-лары. Территорияләр “Архитектура десанты” бюросы белгечләре ярдәме белән ачыкланды.

– Бәйгегә тәкъдим ителгән территория халык өчен нәрсәсе белән уңай?

–  Иң беренче уңай ягы – моңарчы төзекләндерелгән территорияләрне берләштерү. Алар вокзал яны мәйданы, “Казансу” паркы, спорт мәйданы, стадион һәм үзәк Совет мәйданы. Проект җиңеп чыккан очракта, Коммуна һәм Тау асты (Подгорная) урамнары төзекләндереләчәк, машиналар өчен махсус урын, Казансу елгасы аша җәяүлеләр өчен өстәмә юл булдыру, шәһәрне төзекләндерү, матурлау, халык өчен уңай тормыш шартлары, мохит тудыру, туристик маршрутлар төзү, кунакларны җәлеп итү, тарихи әһәмияткә ия урыннарны рәткә китерү, яңарту, Коммуна урамы буйлап җәяүлеләр өчен бөтен шартларны булдыру, Арча үзәге белән тоташтыру, иң мөһим тарихи бина – водокачканы һәм аның әйләнә-тирәсен затлыландыру, яшелләндерү дә каралган. Коммуна урамын үтеп туристлар төзекләндерелгән “Казансу” паркына килеп керә. Арчага менә торган баскычлар төзәтелә, бәдрәфләр төзү, утырып ял итү урыннары булдыру һәм башкалар да проектка кергән. Арчаның , татарларның визит карточкасына әверелгән Тукай эзләре буйлап та шушы юлдан үтәргә була. Планнар күп, проектның җиңүе генә кирәк.

– Бүгенге көндә нинди эш алып барыла?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу сорауга җавап халык фикере белән бәйле. Бу проект буенча нинди эшләр башкарырга кирәк? Теләгән кеше үз фикерен районның рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) калдырды. Фикер алышулар үткәрелде. Анда шәһәрнең җәмәгатьчелек вәкилләре, Коммуна урамында яшәүчеләр, район җитәкчеләре,  “Архитектура десанты” бюросы белгечләре катнашты. Очрашуда әйтелгән фикерләр, тәкъдимнәр проектны тормышка ашырганда исәпкә алына. Мондый әһәмиятле эшләргә тотынганда халык фикерен ишетү бик мөһим.

– Халык тәкъдимнәре безгә дә кызык. Алар бу территорияне нинди итеп күрергә тели?

– Илкүләм проект кысаларында Арчабызның үзәк урамы ничек матурланганын күреп шатланабыз. Яңа проект та тормышка ашса, шәһәр тагын да ямьләнәчәк. Тимер юл вокзалы – шәһәрнең капкасы. Хуҗаларның кемлеге капкасыннан билгеле, диләр бит. Вокзал тирәсен матурлау, Коммуна урамын ямьләндерү, халык өчен уңайлы итү турында кызык-лы тәкъдимнәр әйтелде. Коммуна урамында яшәүчеләр үз проблемалары турында сөйләде. Иң авырткан урыннары – канализация, тротуар. Җир асты сулары якын, зур эшләргә тотынганчы канализация үткәреп  калдырып булмасмы, дип сорадылар һ.б. “Архитектура десанты” бюросы белгечләре территориянең проектын әзерләгәндә ул тәкъдимнәрне исәпкә алдылар.

– Бәйгедә җиңү өчен халыкка ни эшләргә кирәк?

– Моның өчен 30 майга кадәр “Госуслуги Татарстан” порталында яки мобиль кушымтада “Услуги РТ”да “Всероссийский конкурс лучших проектов создания комфортной городской среды в малых городах и исторических поселениях в 2021 году” дигән бүлегенә кереп тавыш бирергә генә кирәк.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең актив катнашып,

уңай тавыш бирүегезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X