Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Баһ Әгерҗедән кыз алып кайткан

    Кызга исем эзлиләр

    Узган ялда Илназ һәм Гүзәл Баһлар гаиләсе Әгерҗедә яшәүче дуслары Равил Бадахшинда кунак булган. Җырлы гаилә кунактан буш кул белән кайтмаган - кыз алып кайткан! - Әгерҗедән эт баласы алып кайттык. Ул 9 майда туган. Нәселе бик көчле - овчарка. Илназ якын дусларыбыздан сораган булган, алар бүләк итте. Барлыгы 6 көчек туган, берсен без алып киттек. Ниһаять, озак көткәннән соң, кызлы булдык! - дип сөйли Гүзәл Идрисова. Хәзерге вакытта Баһлар "кызларына" исем сайлау белән мәшгуль. "Берничә вариант бар, әлегә төгәл уйламадык. Шулай итеп, кызыбызга исем эзлибез", - диләр җырчылар.
     http://agryz-rt.ru/news/tormyish-dulkyinnaryi/ilnaz-ba-geredn-kyz-alyp-kaytkan-foto

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: