erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илназ Гарипов: "Күпләр, артистларда акча күп, сез бит бай кешеләр, диде..."

Татар эстрадасында үз образын булдырган җырчы Илназ Гарипов пандемия шартларында ничек иҗат итә? Ни өчен рус телендә җырлый башлаган?

Болар хакында Илназның үзе белән күрешеп сөйләштек. - Илназ, илдә игълан ителгән пандемия артистлар иҗатында, синең эшчәнлектә ничек чагылды? - Пандемия безгә дә тимичә калмады. Март аеннан концертлар белән чыгып китәргә тиеш идек. Бөтен булган акчага микроавтобус алдык. Безгә кирәк иде ул. Күз алдыгызга китерегез: бөтен акчаны машинага биргәч кенә, пандемия башланды. Планлаштырган концертлар, туйлар, юбилейлар күчерелде яки бөтенләй булмый калды. Ләкин мин зарланмыйм. Аллага шөкер, минем ике пенсионер әбием бар: берсе - Казанда, берсе - авылда. Ачлыклар, сугышлар гына булмасын. - Шушы вәзгыять аркасында артистларга төрле фикерләр ишетергә туры килде. Тискәре фикерләргә синең мөнәсәбәтең? - Гади халыкны без бик аңлыйбыз. Күпләр "юк, сез - артистларда акча күп, сез бит бай кешеләр", диде. Эстрада яки театр артистлары булсынмы, иҗат өлкәсенә караган һәркемгә тискәре фикерләр ишетергә туры килде. Дуслар, безгә дә кагылды ул. Иң беренче булып концертларны һәм башка чараларны яптылар. Һәм иң соңгы булып ачачаклар. Һәрбер артист артында зур бер команда тора - администратор, музыкантлар, аранжировщик һәм башкалар. Бу чылбыр артист хисабына эшли. Шуңа күрә без үзебез өчен генә түгел, ә башкалар һәм аларның гаиләләре өчен дә җавап тотабыз. Ләкин без зарланмыйбыз. Бу дөньяда бездән дә начаррак көн күрүчеләр бар. Дөрес аңласыннар иде. - Иҗат белән шөгыльләнәсеңме? Җырлар яздыруны туктатмадыңмы?
- Иҗатны туктатмау, дәвам итү әлегә дә баягы акчага килеп терәлә. "Җырчыдан да яхшы эш юк", дип уйлаучыларга шуны әйтәсем килә: җыр яздыруның үз авырлыклары бар. Аранжировка, көй, шигырь язу, тавыш яздыру һәм иң чыгымлысы - ротация. Без язган җырларны сезгә тарату бик кыйбатка чыга. Җырны радио һәм телевидениегә бирү бер дә арзан түгел. Бу вәзгыять кайчан үзгәрер? Рус эстрадасында алай түгел бит. Татарларда артист җыр яздыра, ротациягә акчасын түли һәм синең җырны тыңлый башлыйлар. Син автомат рәвештә халык алдында популяр буласың. Рус эстрадасында хәлләр башкачарак: халык радио тыңламый, ул теләгән җырын Apple Music яки Яндекс Музыка аша тыңлый. Рус радиолары рейтингларын күтәрү өчен интернетта популяр булган җырны гына үзләренә ала, чөнки конкуренция көчле. - Рус эстрадасына кереп китәргә җыенмыйсыңдыр бит, Илназ? - Юк, әмма бүгенге көндә рус телендә ике җыр яздырып ятабыз. Бу - яшь Илназ Гарипов форматындагы җырлар. Илназ Гарипов бөтен дөньяны яулап алырга тели, шуңа күрә рус телендә җырлый, дигән сүз түгел бу. Бу идея күптән бар иде, чөнки дусларым арасында татарча бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр бар. Шунысы куанычлы: татар телен белмәсәләр дә, татар җырларын тыңлыйлар. Ләкин "Илназ, мы же ничего не понимаем", диләр. Шул нисбәттән барлыкка килгән идея бу. Ике җыр да шушы көннәрдә интернетта чыгачак. Беләсезме, татарның шундый сыйфаты бар - ул бер яратып алса, кире җибәрми. Ә русларда исә барысын да киң колач җәеп кабул итәргә мөмкиннәр, тик иртәгә сине онытулары ихтимал. Шуңа күрә мин рус эстрадасына китәргә җыенмыйм. Бу рус телле дусларыма бүләк ясау теләге генә. - Үз бизнесы булган кайбер артистлар башка коллегаларының эшсез калуына, киресенчә, сөенде. Янәсе башка артистлар эшсез утырганда, алар тагын да баеп калачак. Моны ничек аңларга? - Бу акыллы кешенең сүзенә охшап бетми. Миннән дә "башка эшең бардыр?" дип сорыйлар. Бизнес дисәң, арттыру булыр. Безнең эшчәнлек эстрада өлкәсендә иде. Ут арендасы, тавыш аппаратурасы арендасы, артистларның концертларын оештырырга ярдәм итү кебек эшләр башкара идек. Барысы да шушы өлкәдән ерак китмичә башкарылган хезмәт иде. Иң "рәхәте" безгә булды - бөтенесе ябылды да куйды. Дөрес аңлагыз, бу зарлану түгел. Супер популяр җырчыларның хәлләре тагын да авыррактыр. Пандемияне бездән дә авыррак кичергән гаиләләр бар. Ә кемнеңдер уңышсызлыгына куанучылар бар икән, бу дөрес түгел. Алай булырга тиеш түгел. Эльвира Шакирова
 http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-garipov-kplr-artistlarda-akcha-kp-sez-bit-bay-keshelr-dide

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X