erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илназ Гарипов: «Әти-әбием Әлфия Авзалованы да киендергән»

Кайчак «Инстаграм»да сөйкемле әбекәйләрне күрәсең дә, чын күңелдән сокланып, үз әбиеңнең җылы кочагын сагынып куясың. Менә шундый «йолдыз-әбекәй»ләрнең берсе Илназ Гариповның «әти-әбисе»:

– Әти-әбием турында сөйлим әле. Әтиемнең әнисе булгач, кечкенәдән аңа шулай дип дәшәбез. Без генә түгел, күршеләр дә «әти-әби» дип эндәшә аңа. Рәзинә әбием – Арча районы Хәсәншәех авылындагы бердәнбер тегүче. Шуңа аны үзебездә генә түгел, күрше авылларда да бик яхшы беләләр. Данлыклы кеше, кыскасы. Заманында, безгә концерт белән килгән легендар Әлфия Авзалованы да киендереп җибәргән ул. Бер төн эчендә бер күлмәк тегә торган булган! Әбиләремне «Инстаграм»дагы сәхифәмдә дә еш күрсәтергә тырышам, чөнки ул, беренчедән – үзенә күрә бер истәлек, хатирә, икенчедән, ничек инде шундый якты, нурлы йөзле, чибәр әбекәйләрне күрсәтмисең! Исән-сау гына була күрсеннәр берүк!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/10/38349/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X