Илшат Гатинга Президент медаль тапшырды
Райондашыбыз зур бүләк иясе булды
27 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланган иде.
Республиканың 54 бүләкләнүчесе арасында райондашыбыз да бар. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Арча район Мәдәният йортының “Русская песня” халык вокаль ансамбле аккомпаниаторы Гатин Илшат Габдулла улына да Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.
Якташыбызның әлеге исемгә лаек булуы турында март башында сайтыбызда язган идек инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев