Реклама
Коронавирус сәбәпле, театрларны, музейларны яптылар, концертларны кичектерделәр. «Матбугат.ру» интернет порталы хәбәрчесе җырчы Илсөя Бәдретдиновадан бу хакта белешкән.
Ул «Бер мәктәп карантинда, икенчесе юк. Бер концерт гөрли, икенчесен күчергәннәр. Күпләп җыелмаска диләр үзләре, ә сәүдә үзәкләре тулы халык. Безнең авылда колхоз председателе колорадо коңгызына каршы агуны бөтен бакчага бер үк көнне сибәргә куша иде. Чөнки корт күчеп йөри. Шулай иткәндә тәртип бар иде», дип җавап бирә.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
http://www.sahne.ru/news/xeberler/ilsya-bdretdinova-koronavirus-turynda-fikeren-belderde
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз