erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ильвира Латыйпова: "Үз эшемне яратып башкарам"

Арчаның 5нче гимназиясендә “Педагог-психолог – 2022” республика бәйгесенең зона этабы үтте.

Анда Арча, Балтач, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Питрәч районнарыннан килгән укытучы-психологлар катнашты.

Бәйге барышында катнашучылар һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләде, үзләре белән таныштырды, осталык дәресләре күрсәтте.

Бәйгедә Арча районы данын Арча педагогика көллияте педагог-психологы Ильвира Латыйпова яклады һәм икенче урынга лаек булды. Бүген ул республика этабына әзерләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ильвира Латыйпованың хезмәт юлы мәгариф өлкәсе белән бәйле булса да, укытучы-психолог булып ул әле бишенче елын гына эшли. Бәйгедә көчле, һөнәри яктан әзерлекле көндәшләр арасында җиңү яулау җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Башкарган эшенә мәхәббәте, студентларына хөрмәте ярдәм итә аңа. “Бәйгегә көчле көндәшләр җыеласын алдан ук белдем, – ди Ильвира Латыйпова. – Барысы да бик әйбәт әзерләнгән иделәр. Әлеге бәйге миңа алдагы эшчәнлегемдә нинди өлкәләргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген күрсәтте, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Мин эшемне яратып башкарам. Психолог булу – җиңел түгел, ләкин кызыклы һөнәр, дияр идем. Шунысы да мөһим, бүген яшьләр өчен кирәк вакытта киңәш сорау мөмкинлеге бар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X