erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ильяс Фәттахов Сабантуйның бер ярышын үзгәртергә тәкъдим итте

Оныклар ял көннәрендә килгәндә өйгә кергәнче иң беренче эш итеп тавык-лар янына юнәләләр. Тавыклар читлек эчендә, яшьләре белән картлары аерым. Моңарчы әтәч берәү генә була иде, быел Ашытбашта яшәүче фермер Рәис Шәкүровтан көзгә кадәр тагын бер әтәчне арендага алып тордым. И куана инде балалар аларны күреп. Үлән белән сыйлыйлар үзләрен. “Бабай, үләнне күп ашаттык, иртәгә өй тутырып күкәй салырлар инде, түбәсе генә күренеп калыр”, – диләр.

Әле газетабызның 28 май санында гына: “Сабантуйлар якынлашкан саен күңелне ниндидер сагыш хисе баса. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган милли бәйрәмебез бик тә матур, бик тә мәгънәле безнең. Аңа нәрсәдер өстибез дип, бер мичкә балга бер тамчы дегет кушарга маташулар борчый күңелне. Озын колгага әтәч бәйләп кую, мәйданда әтәч куып тоту кебек мәгънәсезлекләр нәрсәгә? Әтәч тә бит җан иясе, нигә аны шулай җәзаларга? Балык, кырмыскаларны, башка җан ияләрен рәнҗетергә ярамаганлыгын белгән балаларыбыз, оныкларыбыз күңеленә яра ясамыйбызмы? Еллар буе куйган тырышлык белән бирелгән тәрбия шул бер көндә юкка да чыгарга мөмкин бит”, – дип язган идем.

Сабантуйлар шактый урыннарда үтте. Наласаларга аерым “рәхмәт”, газетаны шулай тырышып укыганнармы, мәйданга берьюлы биш әтәч чыгарганнар, балалар өчен аерым, ирләр, хатын-кызлар өчен аерым әтәчләр. Барысы биш номинациядә ярышып, кычкырта-кычкырта әтәч куганнар. Яман да кызык булгандыр инде, эчләре катып көлгәннәрдер.

Район Сабантуенда да куганнар әтәчне, ярый әле үзем  күрмәдем. Ул бала-чага, әбиләргә кадәр чапты әтәч артыннан, диделәр. Бичара әтәч тоттырмаган, эскәмия астына кереп качкан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең ата-бабаларыбыз, егерме беренче гасырда Сабантуй мәйданнарында әтәч куып йөргәннәрен ишетсәләр, каберләрендә әйләнеп ятырлар инде.

Исән-сау булган кешеләргә Сабантуйлар тагын килер алар. Минем бер тәкъдимем бар. Әйдәгез, әтәчләрне тынычта калдырыйк, алар бит тавыклары янында хозурланып йөрер өчен яратылган. Аларны газаплаганчы, әлеге мәгънәсез ярышны болай алыштырып була. Мәйдан уртасына чыгарырга гайрәтле ирне, куып тотсын аны хатын-кызлар. Аннан берәр  чая хатын-кызны ирләргә кудырырга! Әбиләрне куарлык яки әбиләргә кудырырлык бабайлар табуы гына кыенрак булыр инде. Болай гаделрәк булыр иде, дим.

Стресс кичергән әтәч тавыклар янында да яраксыз булачак инде. Куркытылган мал яки кошның ите дә тәмле булмас. Мәйданда куып тотып әтәчле булдым, дип куанып йөрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алай булгач атларны чабыштырмыйк егетлэрне дэ керэштермик балык та тотмыйк или бетенлэй сабан туен оештырмаска

    • аватар Без имени

      0

      0

      Миңа да ошамый әтәч куу. Авыш колгага куйганда ярый иде әле.

      Теги: Арча хәбәрләре

      2
      X