Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Имамнар җыелышында уразага кагылышлы мәсьәләләр каралды

    Арча мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә җыелыш булды.

    Арча мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы булып узды. Җыелышны Коръән Кәрим укып, районыбыз чәчәк атуын теләп, җәмәгать белән бергә дога кылып башладык! 
    Көн тәртибендә, якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
    Беренче чиратта уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен һәбәр ителде: 13 апрельдә — уразаның беренче көне, 12 майда — уразаның соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы, 13 майда — Ураза бәйрәме.
    Шулай ук, зәкят түләү өчен, нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләнгәнүе турында әйттек(алтын буенча).
    Фитыр сәдакасы түләү өчен, нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару, мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителгәне турында хәбәр ителде.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: