erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2023” бәйгесендә Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров җиңү яулады

Республика күләмендәге “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2023” конкурсына йомгак ясалды

Бу конкурс 2010 елдан үткәрелә. Зона җиңүчеләрен Казанга “Әкият” театрына җыйдылар. Һәм нәтиҗә ясап, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. 

Әлеге конкурста  “Гражданлык позициясе” номинациясендә 2нче урынны алган Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров та бүләкләнде. 

“Янәшәңдә остаз, укытучы булганда балага ярдәм итеп буласын без  яхшы беләбез, – дип сөйләде котлау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева. –Сезнең һәркайсыгыз бик тә әһәмиятле эш башкара – тормышта балага күп нәрсәне аңларга, ялгышмаска, дөрес юлдан барырга ярдәм итәсез. Кирәк урында, кирәк вакытта ярдәмгә мохтаҗ кеше янында булуыгызга рәхмәт”, 

Быел март аенда Арчаның Мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячеләренең зона конкурсы булды. Күрше-тирә районнардан да килделәр.  13 җәмәгать тәрбиячесе чыгыш ясады. Кызыклы конкурс булды ул. Проблемалы балалар белән ничек эшләгәннәре, аралашканнары турында сөйләп, экраннардан видеофильмнар күрсәтеп, чыгыш ясадылар. Һәм шушы 13 җәмәгать тәрбиячесе арасында Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров җиңеп чыкты, Җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бөтенләй чит гаиләдәге баланы тәрбияләү, аңа иптәш булу ул җиңел эш түгел. Илдус Равилович мәктәптә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы булып эшли. “Юнармия” отряды җитәкчесе. “Җәмәгать тәрбиячесе өчен балага кызыклы һәм файдалы шөгыль таба, ышанычлы иптәш була белү бик тә әһәмиятле”, – ди ул.
Илдус Әскәровны җиңүе белән котлыйбыз! Балаларны тәрбияләү эшендә уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X