erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Иң яхшы яшьләр проекты” җиңүчеләре унар мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Арча районында менә инде өченче ел рәттән район башлыгы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе уздырылып килә

Быел да бәйге 1 февральдән башлап 5 апрельгә кадәр барды. Районыбызның актив яшьләре үз проектларын тәкъдим итте һәм 5 апрель көнне 24 катнашучы аларны яклап, комиссия каршында чыгыш ясады.

Чара ачылышында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Ул катнашучыларга аларның омтылышларында уңышлар теләде һәм яшьләр проектларының үсешенә өмет белдерде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мамадалиева эксперт комиссиясе составында булуы катнашучылар өчен аерым хөрмәт булды. 

“Арча районы республикада иң актив районнарның берсе. Бүген бирегә сезнең районның иң алдынгы яшьләре җыелган. Һәркайсыгызга уңышлар телим. Исегездә тотыгыз, авырлыклар алдында бирешмәгән кеше генә, җиңүгә ирешә”, - диде ул. 

Тәкъдим ителгән проектлар төрле юнәлештә иде. Мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы, сәнгать, волонтерлык, тарих, фото һәм видеоэшчәнлек – яшьләрне кайгырткан өлкәләр. Сәхнәдән яңгыраган барлык идеялар да райоыныбызның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып эшләнгән иде. Алар комиссия тарафыннан тыңланды, кайбер өлкәләренә ачыклык кертелде, хаталы урыннар төзәтелде һәм киңәш-теләкләр җиткерелде. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән 24 проект арасыннан иң яхшы унысы сайлап алынды. Җиңүчеләр Арча районы башлыгы Илшат Нуривның унар мең сумлык премиясенә лаек булдылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма җиңүчеләр алдында тагын бер мөһим бурыч тора – алар 2024 елда “Росмолодежь” федераль агентлыгына гариза бирергә һәм әлеге проектларын тәкъдим итәргә тиешләр. Биредә җиңеп чыккан очракта, алар финанс ярдәм алачак һәм проектларын тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булачаклар.

 Иң яхшы проект язуда җиңү яулачу яшьләргә район яшьләр эшләре бүлеге белгечләреннән методик ярдәм күрсәтеләчәге әйтелде. Уңышлар телибез

Җиңүчеләр: Адилә Әхмәтҗанова, Иллария Бикулова, Илназ Галимов, Ләйлә Галәүтдинова, Наил Гыймадиев, Ләйлә Загриева, Надир Исмагилов, Камилла Абдрахманова, Алия Фәйзрахманова, Алисә Шамилова 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X