erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инде минем чират...

Безне ничек каршыладылар дисезме? Булачак каенанам, бер көтү кызларын ияртеп, почмак якка кереп китте. Пышылдашалар, әле берсе, әле икенчесе чаршаудан башын сузып чекерәеп миңа карап тора да теге яктан затсыз шаркылдау ишетелә.

Улым өйләнәм дигәч, кылт итеп үземнең килен булып килгән чагым исемә төште. Якты өмет, җылы хис, кү­ңелгә шатлык төяп, булачак ирем бе­лән төп йортның бусагасыннан атлап кердек. Егетемнең мине әти-әнисенә күрсәтәсе, өйләнешергә карар кылуы­быз, бер-беребезне сөюебез турында әйтеп сөендерәсе, олыларның хәер- фатихасын аласы килде. Бу вакытта аңа 24, миңа 23 яшь, икебез дә дип­ломлы белгечләр, киләчәктә тору уры­ныбыз, көн итәрлек һөнәребез, эшебез бар, өс-башыбыз да ярыйсы гына. Институттан соң юллама буенча барып, Яшел Үзән районының ерак бер поч­магында очрашып танышкан идек.
Мин гыйффәтле кыз бала идем. Ке­че яшьтән эшкә өйрәтеп үстерделәр: пешерәм, юам, тегәм, бәйлим, хәтта ир- ат башкара торган терлек-туар карау, печән чабу, утын кисү-яру кебек гамәл­ләрне дә булдырам. Төскә-биткә дә ярыйсы, буйсыным да кешедән ким тү­гел.
Безне ничек каршыладылар дисез­ме? Булачак каенанам, бер көтү кыз­ларын ияртеп, почмак якка кереп кит­те. Пышылдашалар, әле берсе, әле икенчесе чаршаудан башын сузып че­керәеп миңа карап тора да теге яктан затсыз шаркылдау ишетелә.
Торабыз Фирдәвес белән ишек тө­бендә. Ни уз диюче, ни утыр диюче юк. Шулчак булачак каенатам кайтып кер­де (ул бригадир булып эшли иде). Еге­темнең:
— Әти, без ЗАГСка гариза бирергә кайттык, сезнең хәер-фатихагыз кирәк! — диюенә, бик сәер җавап яңгырады.
— Сезне монда белүче юк (туган авылында!). Кая яшисез, шунда язылы­шыгыз!
Мин телсез калдым, кире чыгып йө­герүдән чак кына тыелдым. Үги ата-ана түгел бит болар. Яраткан кешемнең Ка­занда интернатта үсүен ишетсәм дә, бу кадәр үк салкын битарафлык көт­мәгән идем. Баксаң-күрсәң, боларның акча жәлләүләре, туй мәшәкатьләренә чыгым тотасылары килмәве икән.
— Өйләнәм, имеш! Өйлән! Бер тү­гел, биш хатын ал! Сиңа туй ясарга миндә әндери казнасы юк! — диде ка­енана булачак кешем, ирем өстенә ысылдап.
Шул вакыт Фирдәвесем ничектер җыерылып килде, әйтерсең, җиргә сеңде. Мин аны бик кызгандым бу ми­нутта.
Кире борылып кайтып киттек...
Язылышып кайткан төшебезгә фа­тир хуҗам Наҗия апа аш-су хәстәрләп торды. Никадәр чакырсак та, иремнең туганнары, әти-әнисе безнең мәҗлес­кә килеп басмады. Фирдәвесем өзгә­ләнеп:
— Кешегә санамаслык булгач, уни­кенче бала итеп, мине табасылары да калмаган. Синең алда оятлы иттеләр, — дип, бик әрнеде.
Без ярыйсы гына яшәп киттек. Дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Ике улыбыз туды. Икебез дә җитәкчеләр булып эш башкардык, яшәү урыннарыбыз да җайсыз түгел, үзара дус идек, акчага тилмермәдек. Терлек-туар асрадык, яшелчә-җимеш үстердек.
Каенатам үлеп китте. Әнине үзебез­гә торырга чакырдык.
— Атагыз каберен ташлар хәлем юк, төп йортка кече малай кайтырга тиеш! — диде ул. Иремнең кайтасы килмәсә дә, мин үгетләдем:
— Картлык кемгә дә килә, әнине ка­рау — безнең вазифа. Өйдә олы кеше — балаларга да күз-колак, безгә ки­ңәшче булыр. Әле бик әйбәт йөри, сау- сәламәт, эштән кайтуыбызга чәй куеп, аш пешереп торыр.
Каенанам ике дөнья гыйлемен өй­рәнми калган надан хатын икән. Хәреф тә танымый, әгузе-бисмилла, намаз- ният, тәһарәт кебек нәрсәләрне дә белми. Гомеренә бер көн эшкә чыгып басмаган. Яшьли кияүгә чыккан да ел саен бер бала тапкан. Балаларын кае­нанасы белән каенсеңлесе карашкан.
Анда яшәгән елларымны искә ал­сам, әле дә каз тәне чыга, чәч төплә­ремә кадәр чемерди башлый.
Май бәйрәме иде. Казанда яшәүче ишле туган-тумача бәйрәмгә кайтып тулды. Әни зур табакны тутырып өчпочмаклар пешерде. Бер табасы көйгән икән.
Түгәрәк өстәл артында егермегә якын кеше утырыштык. Һәркемнең өлеш тәлинкәсенә каенанам кызарып пешкән өчпочмаклар салып чыкты. Чи­рат минекенә җиткәч:
Килен кеше — ким кеше,
Тигәнәгә тиң кеше,
Көйгәне киленгә, — дип такмаклап, миңа асты күмерле, өсте кара корымлысын шапылдатып китереп салды.
Уртанчы апаның улы Рөстәм моны сизеп алды да тәлинкәләрне алышты­рып, көйгәнен үзенә тартып куйды.
Каенанам шундук:
— Син дуңгыз түгел бит, балакаем, күмерлене кимереп утырырга, — дип, тиз генә алып, өчпочмакны юынтык су чиләгенә тондырды. Оныгына тәмле­сен сузды.
Бугазымны әче төер яндырып үтте. Таңнан төнгәчә шул йортта терлек ка­рап, бар пычракны юып, өч сменада эшләгән акчасын каенанасы кулына тоттырып, көн-төн хезмәт иткән килен дуңгызмы? Әле каршы әйтсәм, каена­намның берәр сүзен тыңламасам, ире­мә тугры хатын, балаларыма чын әни булмасам икән...
Туганнар атна саен кайтып сөт-ка­тык, ит-май төяп алып китәләр. Алар алып кайткан тәмле ризыкны әни үзе генә ашый, хәтта минем ике кечкенә­мә дә өлеш чыгармый. Күчтәнәчләрне бикләп куя, ачкычын ыштан балагын­дагы резинкага тагып йөртә, ашалып бетмәгән ризыкны черетеп түгә. Мин көн-төн эштә. Күп булса, 4-5 сәгать йо­кы эләгә. Өч смена укытам, йортта да хезмәт күп. Бик арыйм, кичен хәлдән таеп урынга егылам. Әни иремә аракы салып бирә дә акыл өйрәтә.
—Хатын-кызның ара-тирә җеннәрен качырып, кыйнаштыргалап торырга ки­рәк. Әнә, синекен күр инде. Арый, имеш. Завуч ич ул. Ручка-карандаш, журнал күтәреп йөреп арыган дисең­ме? Мәктәптәге бөтен ир-ат белән йок­лап чыга, шуңа әлсерәп кайта ул эш­тән, барып тикшер, уҗым бозавы бу­лып аңгырап йөрмә!
Пешкән ризыкны хурлавы да җа­нымны талый. Үзе без кайтышка ашау- эчү хәстәрләп тормый. Минем пешер­гән ашымнан иң элек итен алып, кисә­ге белән тотып туйганчы ашый да кал­ганын өстәлгә ташлый, ашлы тәлинкә­не юри чайкалдырып җибәрә дә ашъ­яулыкка түгә:
— Җирәнәм мин ни җитте кеше пе­шергән аштан!
Ап-ак итеп кайнатып юган керлә­ремне, мин юкта мич кырыена кертеп элә, алар саргая. Апалар кайткач аларны берәм-берәм тартып чыгарып күр­сәтә:
— Апае хәерчесе, кер дә юа белми, шакшы тәре. Урын җәймәләремнең ба­шына җитте бит!
Ә мин телләнмим, терлек абзарына чыгам да сыер муенын кочаклап елыйм. Өйдә тавыш-гауга чыкмасын, иремнең, балаларымның нервылары тузмасын, бездән кеше көлмәсен дип, теш кысып түзәм.
Әнинең тыгылмаган җире юк. Үзе унике бала тапса да, минем ике балам булуын өнәми. Аларда миңа карата нәфрәт тәрбияләргә омтыла, тирә-күр­шегә мин әйтте дип, җыен начар сүз тарата.
Без ирем белән мунча кергәндә, тә­рәзә төбендә тыңлап йөри, төнлә сөе­шүебезне сизенсә, ут кабызып, яны­бызга килеп баса:
— Фәхишә!—дип акыра ул миңа. Ан­нан ярты сәгать буена оятсыз сүгенү сүзләре яңгырый.
Ирем дәшми, тешләрен генә шы­гырдата.
— Син, матурым, аңа игътибар итмә инде, яме, мин аның ялганнарының берсенә дә ышанмыйм. Кадерлем, бердәнберем! — дип, ирем мине юата. — Әти үлгәч зәһәрләнде инде ул, бәхетсезлегенә, ялгызлыгына түзә алмый­дыр, — дип әнине кызгана.
Ирем — җитәкче. Ул гел эштә. Си­рәк кенә өйдә булган вакытларында миңа булышырга омтыла. Моны күрсә, каенанам чәчләрен йолкып, акырып елый башлый:
— Хатынша! Сихерләгән сине Апас хәерчесе! Инде ир башың белән чиләк асып, су ташырга керештеңме! Һәм ул ирем алып кергән суны тибеп аудара...
Бу йортта миңа җиде ел ярым га­зап чигәргә туры килде. Чәчләремә ак төшә башлады, күзгә күренеп ябыктым. Ирем ничә еллар буенча ике ут ара­сында көеп, килешеп яшәде. Бу мәх­шәрдә бары бер генә героиня үзен шәп хис итә иде. Бар мактанганы:
— Калтыратып торам мин сезне! Үз каенанам миңа кан-яшь түктерде, мин дә кимен куймыйм! Минем чират!
 Ходайдан вәгъдә җиткәндерме, бел­мим, иремне күрше районга зур җи­тәкче итеп билгеләделәр. Без бу җә­һәннәм газабыннан шулай котылдык. Каенанага акчалата ярдәм күрсәтсәк тә, җаныбызга утырган таш, әрнү, рән­җү һич кенә дә онытырлык түгел иде, әнине үзебез белән алып китмәдек... Ул үзенең сөекле, кадерле кызлары карамагында яши, кияүләргә “акыл өйрә­тә”.
Өйгә килен килүдән башлаган идем сүзне. Балам өйләнгәнче, берничә ел элек ирем дөнья куйды. Мин дә туган ягыма кайтып төпләндем, йорт салып кердем.
Улымның йөргән кызын бер күрүдә якын иттем. Балаңны яраткан кеше әни өчен ят түгел икән! Өч ел дуслашып йөрделәр Фәнил белән Лилия. Ул күр­ше авылныкы, гади крестьян кызы. Аны сорарга баргач, әти-әнисе:
— Сез укыган, зур урында эшләүче интеллигентлар. Без — гади кешеләр. Балабызны тиң күрми кыерсытмассыз­мы соң? —дип, борчылу белдерделәр.
Җавабым шул булды:
— Балалар бер-берсен ярата. Ходай каршында һәркем тигез. Анда дирек­тор ни дә, сыер савучы ни! Иң мөһиме — кешелекле булыйк, балаларыбызга бәхетле киләчәк юрыйк. “Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр!” ди халык. Каршы төшмик теләкләренә. Сез дә хезмәт итеп көн күрәсез. Мин сезне хөрмәтләп килдем! — дидем.
Әлегә Ходайга шөкер! Ак күлмәктән, пакь күңел белән елмаеп килеп кер­гән киленемне йомшак мендәргә бас­тырып, бал-май каптырып, чын күңел­дән: “Әйдә, кызым, уз! Төкле аягың, бә­хетең белән кил!” — дип каршылаган идем. Ул да әйбәт, эшчән, ягымлы, ты­рыш, сөйкемле бала булып чыкты. Без аның белән бик тиз дуслаштык. Бала­ларымның бер-берсенә сөеп багуына кадәр шатланам. Лилиябез авырлы чакта, һәрдаим ярдәмләшеп тордым.
Ул бала табасы төндә йокламый чык­тым, әйтерсең, үземне тулгак тота. Шулкадәр борчылдым, ихластан әйтәм. Нәни оныгым тугач, Лилиям тагын да күңелемә якынайды. Без аның белән икәүләп серләшеп утырырга яратабыз. Мин аңа улымның холык-фигыле, нәр­сә ярату-яратмавы, ничек итеп аңа мө­нәсәбәт күрсәтсәң, отышлы булуы ту­рында төшендерәм. “Косметикага, эч­ке киемгә акча кызганма. Өйдә дә бизәнеп-ясанып йөр, ирләр көяз, чиста, иркә хатынны ярата. Тәмле телеңне кызганма, елмаюыңны жәлләмә. Ирең ял итеп ятса, син дә аның янында сыр­палан, ә эшкә тотынсаң, үзеңнән кал­дырма. Мактап эшләт, үзең егылганчы эшләп, кичкә хәлдән таеп куйма”, — дип, хатын-кыз серләренә төшенде­рәм. Мин аны аш-су пешерергә, аралашу культурасына өйрәтәм. Булдырмаса, ачуланмыйм, җайлап кына аңла­там, йә үзем эшләп күрсәтәм. Безне читтән карасаң, ике ахирәт дус серлә­шә дип уйларсың. Юлга чыгасым бул­са, мине кочаклап-үбеп озатып кала ки­ленем, кайтуымны күрсә, балкып кар­шыма чыга.
Авырсам, янымнан китми. Борчыл­ган көннәремдә: “Әни, кайгырма берүк, барысы да әйбәт булыр!”—дип тынычландыра.
Ана кешегә балаларының үзара дус- тату, яратышып яшәве — иң әһәмиятлесе, иң зур бәхет. Тыныч гаиләдә җа­ның ял итә, сагынып, шатланып эштән кайтып керәбез. Нәниебез дә мәхәб­бәт дәрьясында наз, җылы күз кара­шы күреп үсә.
Беребез дә әүлия түгел. Миндә дә, улым белән килендә дә җитешмәгән яклар буа буарлык. Тормыш тәҗрибә­сен еллар алып килә, гомер буе адәм баласы үзенең характерын чарлый, үз­гәртә, үзгәрә. Шунлыктан, киленемдә­ге җитешсез якларны күрмәмешкә са­лышам, ир белән хатын арасына кер­мим, кирәкмәгәнне ишетмим, тыңла­мыйм. Балаларым да оятсыз түгелләр, Аллага шөкер!
“Олылар бит ачса, кечеләр бот ачар!” ди халык. Өй эчендә һәркемнең үз вазифасын, үз урынын белеп яшәве зарур. Олы кешенең кешелекле, олпат, кеченең кечелекле булуы кирәк. Өйдә­ге ир-атның да төпле фикере, хатын- кызга хөрмәте, хатынны үзенчә, эшне үзенчә итеп ярата белүе гаиләне тату­ландыра. Килен — ким кеше түгел, ул да үз әнисенең газизе, сөеклесе бит. Аны кимсетсәң, үзең дә кимлеккә ка­ласың.
Язмамның ахырында килен-каенаналарга: “Бәхетле, тыныч гомер киче­регез! Сердәшләр булыгыз!” — диясем килә.

Адресым редакция өчен генә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.syuyumbike.ru/news/cennosti/inde-minem-chirat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X