erid:2VtzquqpS7d
Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсенең зур сөенече бар!
Арча яңалыклары

Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсенең зур сөенече бар!

Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар кабат әти-әни булды.

Танылган блогер, хәрби хезмәттә вакытта бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев һәм аның хатыны Индира икенче тапкыр әти-әни булган.

"Сәгать 4:35 дөньяга безнең матур Әминәбез килде", - дип хәбәр итә Рөстәм социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

Сабыйның буе 54 см, авырлыгы 3810 гр.

Нәбиевлар София исемле кыз үстерә иде.

Яшь әти-әнине без дә тәбрик итәбез һәм сәламәтлек телибез!

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-m-indira-nbievlar-gailsene-zur-seneche-bar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев