Индира Урманова: «Бөҗәк тешләүдән, анафилактик шок булып, үлем бик тиз 10-12 минут эчендә килергә мөмкин»
Әңгәмәдәш – район хастаханәсе табибы, эндокринолог Индира Урманова.
–Индира Зөфәровна, безнең районда элпә канатлы бөҗәкләр тешләүдән үлгән ике очрак булды. Берсе табигать кочагында умарта корты (шушы бөҗәкме — төгәл генә әйтеп булмый) тешләүдән, икенчесе үз бакчасында шөпшәләр һөҗүменнән санаулы минутлар эчендә үлеп киткән. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен иң беренче чиратта нишләргә кирәк?
– Кеше үзендә элпә канатлы бөҗәкләр (умарта корты, шөпшә, төклетура һ.б.) тешләвеннән аллергия бармы—юкмы белергә тиеш. Белми икән – моны ачык-лау өчен аллергологка барырга кирәк.
–Бөҗәкләр тешләвеннән аллергия барын белгән очракта табигатькә чыкканда үзең белән нәрсә алып чыгарга?
–Һәрвакыт кешенең үзе белән аллерголок биргән паспорты булырга тиеш. Нәрсәгә дә булса аллергиясе булганнар махсус дәвалау курсы үтә һәм табиб кушканнарны үти. Ул инде кайчан нинди препарат кулланасын белә. Бигрәк тә табигатькә чыкканда үзе белән аптечка, шприц һәм кирәкле даруларын алырга тиеш. Һәм өендә дә бу препаратлар булсын. Бөҗәкләр теләсә кайда, үз бакчаңда да, тешләргә мөмкин.
– Әгәр дә кеше бал корты, шөпшә һ.б. тешләүдән үзендә аллергия барын белмәсә? Бөҗәк дигәнең күпләп чагарга да мөмкин бит! Аллергиягә каршы дару эчеп җиләккә барыргамы?
–Бөҗәк (бал корты, шөпшә һ.б.) тешләүдән, анафилактик шок булып, үлем бик тиз 10-12 минут эчендә килергә мөмкин. Аллергиягә каршы антигистамин препаратлар эчеп барган очракта ул организмның көрәшү процессын озынайтырга һәм беренче медицина ярдәме күрсәткәнче кешене үлемнән коткарып калырга мөмкин.
–Авыр очракларда күрсәтелгән беренче медицина ярдәме – ул нәрсәләрдән гыйбарәт? Кеше табигатьтә генә түгел, үз бакчасында да егылып үләргә мөмкин бит.
–Авыр очракларда-анафилактик шок вакытында кан басымы кинәт кенә төшеп китә. Һәм шулай ук нервы, сулыш һәм йөрәк-кан юллары системасы эшчәнлеге бозыла. Кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Венага адреналин җибәрелә, преднизолон кадала һ.б. Венага даруны җибәрү мөмкинлеге юк икән инде, ул вакытта андреналин мускулга ясала. Безнең районда булган ике очракта да тиз арада медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булмаган.
–Табигать кочагына барганда киңәшләрегез?
–Табигатькә чыкканда бөҗәкләрне үзенә тарта торган көчле исле хушбуйлар сипмәскә, кремнар сыламаска, ачык төстәге чәчәкле киемнәрне кимәскә, баллы, татлы ризыкларны алмаска тырышырга кирәк. Чирәм өстеннән яланаяк йөрмәскә. Җирдә нәрсә булмас?! Бөҗәкләр очып килә икән инде, кулларны болгамас-ка, чәбәләнмәскә, чапмаска, үзеңне тыныч тотып, ул урыннан китәргә тырышырга кирәк. Башны капларга киңәш ителә.
– Элпә канатлы бөҗәкләр тешләгәч нишләргә?
– Бөҗәк угын калдыра икән инде, иң башта угын алырга. Ул урынны водород перекисе, йод, зеленка яки спирт белән дезинфикцияләргә. Чаккан урынга салкын әйбер куярга. Токсиннар чыксын өчен күп итеп су эчәргә. Аллергиягә каршы дару кабул итәргә кирәк. Чаккан урынны кашырга ярамый, инфекция керергә мөмкин. Гаиләдә аллергиягә каршы дарулар тотарга киңәш ителә. Нәрсә булмас!
– Һәм өйдәге аптечкада адреналин уколы, преднизолон тотарга кирәк! Һәм аларны табигатька чыкканда үзеңнән калдырмаска. Бәладән башаяк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев