Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җиңүне якынайткан Кишет малае

    Ул 13 яшьтән дары заводында эшләп Җиңүгә үз өлешен керткән.

    Авылыбызда исән-сау калган тыл ветераннарын санау өчен ике кул бармаклары да җитә.Шулар арасыннан Хөсәенов Нургали Фәйзрахман улы турында язмамны тәкъдим итәсем килә.Ул 1929 елның 26 июнендә туа.6 бала булалар.Ислам 1925,Зөлхәбирә 1927,Дәүләт 1933,Ильдар 1937,Зөлфирә 1939.Олы абыйсын сугыш вакытында сәламәтлеге зәгыйфь булуына да карамастан урман кисәргә җибәрәләр һәм ул шунда вафат була.
       Нургали абыйдан мәктәптә укыдыгызмы дип сорыйм.Укырга теләк көчле булса да ике классны да тәмамларга ирек бирмәделәр шул,ФЗУ га алып киттеләр ди.Мәктәптә аларны Гөлсем апа Зәкиева укыта.Әтнәнеке була ул,Роза исемле кызы Күәмдә яши диде Нургали абый.Йортлары бүген Ильярлар торган нигездә иде.ФЗУга киткәндә 12 яшь була Нургалигә.Бу буын кешеләре белән сөйләшкәндә ФЗУ дигән сүзне еш очратырга туры килә.Интернеттагы аңлатмасы: Школа фабрично-заводского ученичества.Шунда 6 ай укыталар.Ул үзе заводта эшләргә өйрәттеләр ди.Строй белән барабыз,400г ипи бирәләр.Аннан рабочийга чыгаралар.300 сум акча бирәләр.Эшләп акча ала башлаганчы шуны ашап торасың.Хәрби дары заводында эшли ул.Тулай торакта яшиләр.13 яшьләр чамасы малай,бүгенге көндә 6 сыйныф укучысы була инде бу.Заводны бер дә туктатмыйлар,3 сменада эшлиләр.Нәрсә эшләдегез дип сорыйм.Дары тутыру өчен калай “коробалар” ясадык ди.Сугышның кызган чагы бит инде бу еллар.6 ел эшли заводта.
       1950 елда армия сафларына хезмәт итәргә китә.Кронштадтта хезмәт итә ул. Кронштад-утрау,хәрби шәһәр,пароход белән кертәләр,Ленинградка 40 чакрым.Халык телендәге стройбатта хезмәт итә ул.Баржада нәрсә килә шуны бушаталар:утынмы,цементмы .4 ел хезмәт итеп авылга 1954 елның декабрь ахырында кайтып төшә.Яңа Мәңгәрдә көз көне сугарга өлгермәгән кибәндәге ашлыкны “сложный молотилка” белән сугалар,аны ашлык алып торырга ат белән куялар.Игътибар итегез декабрь ае!Бозлы ашлыкны ат белән амбарга ташый.Яңа Мәңгәргә эшкә кызларны да утыртып менә:Наилә(Хәйруллина),Мәсгүдә (Гөлбостан апайның сеңлесе).Кызлар кайтышлый өйләренә мичкә ягарга салам төяп кайталар,чөнки ягарга утын юк.Ии ул заманнар...Казан астына салам ягып аш пешерәләр.Хөкүмәткә ит,йон,носки бәйләп түлисе бар.Үзеңә булмаса булмый,йөкләмәне түлисе .Әле өстәвенә займ бар.
       Нургали абый гомер буе ат җигеп эшли.Амбарында да эшләдем,фермада скотник булып та.Бер алтыдан икенче алтыга кадәр эшләдек без.Лаеш урманын кисәргә дә бардык.Казанга да йөрдек,сарыклар илтә идек.Ташлы Кавал тирәсендә кунабыз.1958 елда Тәһлилә белән өйләнештек.4 бала тәрбияләп үстердек.Иртәрәк китеп барды Тәһлилә 58 яшьтә.
       Хәзерге заманның рәхәтлеген әйтеп бетерә торган түгел инде!Без бит ипи булмагач печән ашадык:кычыткан,ат кузгалагы,алабута.Иң әшәкесе  бәрәңге яфрагы.Әче...Аны башта ике кабат пешеклисең.Аш итәсең.Бәрәңгең булса кабыгы белән аны саласың...Яшьләр хәзерге тормыштан риза булсыннар.Кунак сые хәзер.Безнең тамак туймады.Черек бәрәңге(крахмалга әйләнгән)ашадык без...
      Бүген Нургалаи абый төп йортында берүзе генә булса да ялгызлыкны тоймый.Авылдагы кызы Надия көнгә әллә ничә әйләнә.Мин Нургали абый янына килгәндә дә ,ул кызы пешереп китергән кайнар бәлеш белән тәмләп чәен эчеп утыра иде.Калган балалары да еш кайтып хәлен белеп торалар.
    Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: