erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инфекция таралуны ничек булдырмый калырга?

Бер ел эчендә Россия лабораторияләре 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясен массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак. Бу максатка 2021 елның җәенә ирешергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург хәбәр итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без кирәкле күләмдә вакцина җитештерә алган вакытта, илнең барлык халкына һәм бөтен Җир шарының өлешчә халкына вакцина ясалганда бу чирне җиңәчәкбез. Ул вакытта пандемия чигенде дип әйтергә мөмкин булачак», — диде тикшеренүче.

Академик Гинцбург бәяләвенчә, бер елда безнең лабораторияләр 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. «Илебездә авырудан сакланган кешеләр проценты югары булачак, бу протектив популяцион иммунитет барлыкка китерәчәк», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта тагын бер сыйфатлы вакцина барлыкка килү Covid-19 инфекциясен җиңүне якынайтачак, диде Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе.

Дөньяда коронавирустан беренче «Гам-КОВИД-Вак» вакцинаны («Спутник V») нәкъ менә Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге эшләгән. Препарат Россиядә августның беренче яртысында теркәлгән. Аны сынау нәтиҗәләре турындагы мәкалә The Lancet халыкара фәнни журналында чыкты.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-09-2020/rossiya-galimn-re-koronavirus-infektsiyasene-bet-vakytyn-farazlady-5769339

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре коронавирус

2
X