Иномарка таптаган җәяүленең аягы өзелгән
Имгәнгән ир-ат урында һәлак булган.
27 сентябрьдә кичке якта Казанның Рихард Зорге урамында юл һәлакәте була. Авария вакытында җәяүле ир-ат үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.
Авария кичке җиделәр тирәсендә була. Ир-ат ярамаган урында юл аша чыгарга маташа. Шул чакта аны «Опель» җиңел машинасы бәрдереп китә.
«Карап торышка бу ир-атка 70-75 яшь. Ул юлның бер полосасы аша чыгарга өлгерде, икенчесен чыгып җитә алмады. Иномаркага бәрелгәч, аның аягы өзелде. Мәрхүмнең кесәсендә телефон шалтыраганы ишетелде. Якыннары эзлидер инде», — дип сөйли шаһитлар.
Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшләгән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев