erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада армиядә ике тапкыр хезмәт иткән кеше дә бар!

ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге лауреаты Гарипов Роберт Зарипович белән очраштык.

Без Роберт Гарипов белән “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан очраштык. Өйләренә бардык. Иптәше Диләрә ханым белән бик матур ике катлы өйдә яшиләр. Озак сөйләшеп утырдык. Ә сөйләр сүзләр күп...

 Роберт Зарифулла улы Гарипов Яңа Кенәр авылыннан. Казан финанс институтын тәмамлаган. Заманында банк системасында, комсомолда эшләгән, район авыл хуҗалыгы бүлеген, “Сельхозхимия” берләшмәсен, аннан “Нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятен җитәкләгән шәхес. Лаеклы ялда. Казанга кызлары янына күчеп киткәннәр икән, дигән хәбәрне дә ишеткән идек. Җыенган булганнар, әмма күчмәгәннәр. “Мондый иркен йортны шәһәр фатирына алмаштырасы килмәде”, – диде алар.

– Институтта укыганнарга армиягә алмаска, дигән закон бар иде. Белгечләр кирәк вакыт,  – дип сөйләде Роберт Зарипович. – Алган очракта да 1 генә ел хезмәт итәргә рөхсәт. 24 яшь. Райком секретаре Харис Зәйнуллин да армиягә җибәрмәскә, диде. Юк, мин әйтәм, армиягә барам. Солдат итеге киеп хезмәт итәсем килде. Тбилисидан 25 км ераклыктагы Вазиани бистәсендә хезмәт иттем. Тбилисида офицерлар курсларын үтеп, лейтенант булдым. 1970 елда китеп, 1971 елда армиядән кайттым. Икенче юлы запастагы хәрби буларак ике ел төзелеш гаскәрләрендә булдым. 1974 елның маенда киткән идем, 1976 елның 30 апрелендә кайттым. Сызраньда рота командиры булып хезмәт иттем. Армия дөньяны аңларга бик әйбәт урын. Режим, баланслы ашау... Армия мине кеше белән аралашырга, кеше арасында үз урыныңны табарга, буйсына да белергә өйрәтте. Буйсына белгән кеше генә җитәкчелек итә ала. “Сельхозхимия” берләшмәсендә 600 кеше эшләде. Коллективны туплап эшләргә кирәк. Армиядә хезмәт итмәгән булсам, мин бәлки зур коллективлар белән идарә дә итә алмаган булыр идем. Кайда гына эшләсәм дә, армиядә алган чыныгулар ярдәм итте. “Сельхозхимия” берләшмәсен яраттым. Бер дигән егетләр эшләде. Алга бик күп бурычлар куелды. Россиядә 10 бүлекчә идек без. Ел саен Мәскәүгә чакыралар. Хисап тотабыз. “Нишләп сездә уңыш түбән? Ә күршегез Марида югары!” – дип сорыйлар миннән. Ә мин саный беләм, икътисадчы һөнәрем бар, Марида 1 га җиргә ничә трактор, комбайн, күпме ашлама туры килгәнен, ә бездә аларга караганда ике тапкыр кимрәк икәнен әйтеп күрсәтәм. Министр Захаров: “Аларга уңышлары өчен техникасы да, ашламасы да бирелә. Сездә туфрак ачы. Үсеш балансы юк”, – дип әйтте. Мәскәүдән кайткач, үзебезнең известь карьерларын, техникаларны булдырдык. Захаровның үзе белән турыдан-туры сөйләшә башладык. Михайловка ярдәмче хуҗалыгын оештырдык. Кешегә эш булды. Кибетен, мәктәбен эшләдек. Без килгәндә Михайловкада 7 кеше эшли иде, 30 кешегә тулдылар. Атлар булдырдык. Ел саен 25 колын алдык. Арчада йортлар төзедек. Предприятиенең үзенең табибы, фельдшеры бар иде. Нишләп хәзер авылларда предприятие, ширкәтләр үзләренең медицина хезмәткәрләрен булдырмыйлар? Исәпли белү, хезмәтне оештыру, авырлыкларны җиңеп чыгу – боларның барысын да аңлатып бетереп булмый... Район җитәкчесе эшенә дә чакырдылар, әмма риза булмадым. Юлымда әйбәт кешеләр очрады...

– Район җитәкчесе эшенә нишләп риза булмадыгыз?

– Мин ала да, бирә дә белмим...

– Булсагыз, нинди команда белән эшләр идегез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Сельхозхимия” егетләрен алыр идем.  Мин анда ышанычлы, әйбәт команда белән эшләдем.

“Сельхозхимия” берләшмәсендә эшләгән егетләр дә: “Роберт Зарипович эшкә килүгә иң элек ишегалдында гади хезмәт кешесе янына килеп, хәлләрне сорашып, кул биреп күрешер иде”, – дип сагынып сөйлиләр.

 Роберт Зарипович, Диләрә ханым белән тигезлектә балалар сөенече белән исән-сау яшәргә язсын! Чын ир-егетләр көне – Ватанны саклаучылар көне белән!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X