erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инсультны ничек булдырмаска: Арча районына кайткан Казан табибларыннан киңәшләр

Авырулар буенча беренче урында йөрәк-кан чирләре торганын беләбез. Республикада инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче “Зәңгәр тасма” фондының оешуы очраклы түгел. 2017 елдан эшли. Узган ел фонд инсульт проблемасы турында халыкка аңлату чараларын үткәрү буенча грант отты.

Махсус программа эшләнгән. Белгечләр  районнарга чыгалар, эш урыннарына баралар, медицина хезмәткәрләренә, халыкка йөрәк-кан авыруларын булдырмау һәм дәвалау ысуллары турында сөйлиләр. Арчага да кайтты алар. Казандагы төбәкара клиник-диагноз үзәгенең (МКДЦ) мидәге кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге җитәкчесе, невролог, медицина фәннәре кандидаты, “Зәңгәр тасма” фонды президенты Тимур Демин, МКДЦның 3нче кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин, невролог, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Старостина Арча сәнгать мәктәбендә медицина хезмәткәрләре, халык алдында чыгыш ясадылар.   Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм Арча үзәк хастаханәсендәге районара йөрәк-кан юллары үзәге җитәкчесе Ринат Хәстиев Казан табиблары белән бергә булды. 

Инсульт нинди чир ул? 
Кинәт кенә үлеп китү очракларын ишеткәләп торабыз. Йөрәктән, тромбтан, диләр. Хәтта 30дан, 40тан узганнар арасында да андый очраклар булгалый. Ә инсульт нинди чир ул? Гади генә әйткәндә, мидәге кан әйләнеше бозылуы. Кан минең кайбер өлешләренә килми башлый. Нәтиҗәдә минең эшчәнлеге бозыла. Йөз чалымнары үзгәрә, авыз кыегая, аяк, кул хәрәкәтләре, сөйләшү үзгәрә. Бу билгеләрне сизеп алуга тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. 
Күпме тизрәк медикларга мөрәҗәгать итәсең – шулкадәр тизрәк чир дәвага бирешә. 

Невролог Тимур Демин инсульт һәм инфаркка китерүче 5 факторны атады: югары кан басымы, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, симерү, тәмәке тарту. Бу факторларны үзгәртеп, көйләп була, диде табиб. Алар кешенең үзеннән тора. Ә менә кешенең үзеннән тормаган тагын өч фактор бар. Алар: яшь (ирләр 55 яшь, хатын-кызлар 65 яшьтән), кешенең кайсы җенестә булуы һәм генетика. Инсультның төп сәбәпләре атеросклероз (артерияләргә холестерин һәм майларның утыруы) һәм артерия гипертензиясе (югары кан басымы). Болар баш миендәге кан тамырлары кысылуына һәм мидәге кан әйләнешенең акрынаюына китерә. Еш кына бу чирләр шикәр диабеты, тәмәке тарту һәм йөрәктәге ишемия авыруы белән катлау-ланып китә. 

Кан тамырларындагы һәлакәтне үзеңнең сәламәт-легең турында кайгырсаң булдырмый калып була, дип киңәш итә табиблар. Кан басымыңны үлчәп торырга, кандагы шикәр күләмен, холестеринны тикшертергә, артык авырлыгыңны киметергә, дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, начар гадәтләрне ташларга, күңел төшенкелегеннән качарга кирәк. Саф һавада, концертларга йөрергә, матур җырлар тыңларга... Ә менә тәмәке тарту кан юлларының сыгылмалыгын киметә – бу инде расланган. Шикәр күләме югары булу шулай ук инсультка китерергә мөмкин. Ач карынга анализга тапшырган канда шикәр күләме 5.6–6.9 ммоль/л. була икән, димәк, организмда проблема бар дигән сүз.

Кан басымын үлчәп торырга 
Нормасын беләбез – 120/80 мм. Ә югарысы күпме?

“Әгәр дә берничә тапкыр үлчәгәндә дә кан басымы 140/90 мм һәм аннан да югары була икән, ул вакытта артерия гипертониясе була, – дип аңлатты кардиолог Илдар Хәбибуллин. – Бу ике күрсәткеч тә йөрәк эшчәнлеген күрсәтә. – Кан басымын күрсәткән иң беренче сан (норма 120мм) ул йөрәкнең кысылып, канны тамырларга куып чыгарган вакыты. Ә икенче сан (норма 80мм) йөрәкнең тыныч хәлдә торган вакыттагы тамырлардагы халәт”. 

Белгечләр кан басымын дөрес итеп үлчәргә дә өйрәттеләр. Кан басымын тыныч халәттә үлчәргә кирәк. Ашаганнан соң 1-1,5 сәгатьтән соң. Тәмәке тартсаң яки кофе, яки каты чәй эчсәң, 20 минуттан соң. Кул өстәл өстенә тулысынча куелсын, арка урындык артына терәлсен. Кан басымын үлчәгәндә сөйләшергә, йөткерергә, төчкерергә ярамый. Кан басымын үлчәүче тонометр Сәламәтлек саклау  министрлыгы тарафыннан теркәлгән, дәүләт  стандарты, метрология контроле (метролог кләймәсе) тарафыннан сертификацияләнгән булырга тиеш.   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр дә үзеңдә кан басымы югары булганын сизәсең икән, табибка барырга һәм тиешле анализларны тапшырырга кирәк. Гомуми кан анализы, канга биохимик анализ (глюкоза, липидлар,  креатинин, бәвел кислотасы, калий, натрий), йөрәккә УЗИ, экг,  гомуми бәвел анализы тапшырырга, күзләрне тикшертергә кирәк. 

Кан басымы кинәт күтәрелеп китсә нишләргә? 
“Кан басымын төшерә торган каптоприл (25-50мг) төймәсен тел астына куярга  яки нифедипин (10 мг) даруын кабарга.  Йөрәк авыртса, тел астына бер төймә нитроглицерин яки авызга бер тапкыр (бер сиптерү – бер төймә) нитроглицерин-спрей сиптерергә. Ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга. Андый вакытта авыртуны баса торган папазол, дибазол, но-шпа даруларын эчәргә ярамый.

Ә менә бу турыда беләбезме? Кешедә кан тамырлары 120 000 км.тәшкил итә. Йөрәк 1 минутка 5 литр кан бүлеп чыгара. Артерия гипертензиясе булган кешедә кан зур көч белән кан юллары стенасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә кан юллары юкара, аның сыгылмалылыгы югала.

Җәяү йөрергә кирәк
Кызыклы бер чагыштыру (яртының яртысы): кан басымы югары кешеләрнең яртысы гына үзләрендә артерия гипертензиясе чире барын беләләр, белгән очракта да шуларның яртысы гына дәвалана һәм дәваланганнарның да яртысында гына (димәк, дәвага җитди карамыйлар!) дәва нәтиҗәле икән. Менә без нинди! Невролог Тимур Демин табиб белән авыруның үзара аңлашып, килешеп, максатка ирешергә кирәклегенә басым ясады. Иван Крыловның сүзләрен китерде:

«Иптәшләр арасында үзара аңлашу, килешү булмаса, эш юньлегә бармый», – диде ул. “Җәяү йөрүнең файдасы зур, – диде кардиолог Илдар Хәбибуллин. – Армыйча, организмга артык көч китермичә, хәлдән килгәнчә йөрергә кирәк”. 

Табиблар инсультны заманча дәвалау ысуллары турында да сөйләделәр. Невролог Тимур Демин нерв күзәнәкләрен яңадан торгызып булуы хакында әйтте. Ә без нерв күзәнәкләре бер үлгәч, башка терелми дип белә идек.  Медицина алга бара. Невролог Гүзәл Старостина инсульт кичергән авыруларны якыннары ярдәмендә яңадан тулы кыйммәтле тормышка кайтару турында сөйләде. 

Инсультны булдырмый калырга тырышырга кирәк. Ул турыда табиб киңәшләрен яздык. Кардиолог Илдар Хәбибуллиннан ни өчен йөрәк-кан юллары чиренең яшәрә баруы хакында сорадык.

“Сәбәпләр төрле, - диде ул. - Энергияне, кәефне күтәрүче эчемлекләр, ашамлыкларны еш куллану, стресслар, сәгатьләр, хәтта көннәр буе телефонда утыру, аз хәрәкәтләнү организмга зыян китерә”. Ә ничек стрессларга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә? “Борчылудан, үз-үзеңне бетерүдән ни файда?! Зыян гына... Һәр нәрсәгә дөрес бәя бирә белергә кирәк”, – дип киңәш итте кардиолог.  

Ахырдан Казан табиблары “Арча“ радиосында чыгыш ясадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев