erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Интернетта ничек алданмаска?

Интернет-кибетләр, онлайн-түләүләр көннән-көн популярлаша.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдә, кунакта, ялда, транспортта яки башка җирдә үзеңә ошаган әйберне сатып алу җиңел һәм тиз әлбәттә. Тик шул ук вакытта зур гына суммада акчаңны югалтып, төп башына утырып калу мөмкинлеген дә истән чыгармаска кирәк. Бу уңайдан Арча, Әтнә, Балтач районнарында Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе исәп-хисапны онлайн режимда башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

Онлайн исәп-хисап башкарганда сатып алучыларга беренче чиратта сатучы компаниянең рәсми сайтында урнаштырылган контактларны, юридик мәгълүматны тикшерергә онытмаска киңәш ителә. Әгәр дә андый мәгълүмат булмаса, сатып алудан тыелу хәерлерәк булыр.

Сезне кызыксындырган оешма чыннан да эшлиме? Моны Федераль салым хезмәте сайтында (https://www.nalog.ru/) юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең реквизитларын тикшереп белергә була.

Товарларны Интернет-кибетләрнең рәсми кушымталары аша гына сатып алыгыз. Билгесез ресурсларга ышанмагыз. Акча күчергәнче Интернет-кибет турында башкаларның фикерләрен укып чыгарга иренмәгез. Сатучы шик тудырган очракта аны https://cctld.ru/ru/ сайты аша тикшереп карап була. Моның өчен Интернет-кибетнең домен исемен әлеге сайтка кертү җитә.

Сатып алуларны бары тик үз телефоннарыгыздан гына башкарыгыз. Карта буенча операцияләр турында SMS-хәбәр функциясеннән кулланыгыз.

Акча күчергән вакытта авторлаштыруны ике тапкыр тикшерүче (3-D Secure) түләү системалары белән эшләгез. Бу очракта түләү операциясе башкарыр алдыннан шәхси код белән SMS-хәбәр килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Түләү турында мәгълүматны ышанычлы сайтларда гына кертегез. Сайтның адресы https:// дип башлануы һәм браузерда яшел йозак торуы сайтның куркынычсыз булуы турында сөйли.

Интернет-кибет сайтларында шәхси кабинет ачкан вакытта ышанычлы парольләр кулланыгыз. Аларны алыштырган очракта мәгълүматны вакытында яңартырга онытмагыз.

Сатучыга беркайчан да банк картасы һәм исәп-хисап мәгълүматларын электрон почта яки телефон аша хәбәр итмәгез. Электрон кошелек, телефон һәм компьютерыгызга чит кешеләр керүне чикләгез. Интернет челтәрендә сату-алу башкарган вакытта беркайчан да банк картасы пин-кодын кертмәгез.

Онлайн сатып алулар башкару өчен өстәмә яки виртуаль карта булдырырга мөмкин. Виртуаль карта яхшырак. Әлеге карта төп карта счетына тоташтырыла. Аңа кирәкле сумманы гына күчерү дөрес булыр.

Җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәренә тоташкан булсагыз, банк операцияләре һәм онлайн сатып алулардан тыелып торыгыз. Мондый челтәрләр куркынычсызлыкны тиешенчә тәэмин итми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X