erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Җиңүче 23 февральдә ачыкланачак

1-2 февраль көннәрендә “Арча-Арена” боз сараенда Арча район башлыгы Кубогына хоккей турнирының беренче этабы узды.

Ярышларда 8 команда катнашты: “Хәсәншәех”, “Тигры”, “Пөшәңгәр”, “Торнадо”, “Субаш Аты”, “Яңа Кенәр”, “Арча”, “Северный”. Уеннар түгәрәк системасы буенча узды.    

“Яңа Кенәр” белән “Субаш Аты” уены аеруча киеренке барды. Өч период барышында командалар берәр алка белән алышындылар. Шулай итеп уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. 5 минут овертайм да исәпне үзгәртмәде. Җиңүчене бары тик буллит буенча гына билгеләргә туры килде. 

Анда “Субаш Аты” командасына бәхет елмайды. Нәтиҗәдә, ул төркемдә 1нче урынны “Субаш Аты”, 2нче урынны “Яңа Кенәр” алды, икенче төркемдә “Хәсәншәех”  – 1нче, “Пөшәңгәр” 2нче урында калды. 

23 февральдә сезне район башлыгы призына хоккей турнирының финал уеннарында көтеп калабыз. 
Анда башта “Субаш Аты” – “Пөшәңгәр”, “Хәсәншәех” – “Яңа Кенәр” командалары очрашачак. Аннан соң шул уеннарда җиңелгән командалар үзара 3нче урын өчен уйнаячак, ә җиңүчеләр быелгы кубок өчен көрәшәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев