erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөкле хатын-кызлар, бәйрәмегез белән!

Район социаль яклау идарәсенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Бөтенроссия “Йөкле хатын-кызлар көне” билгеләп үтелде

Ул елга ике тапкыр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә рәсми рәвештә билгеләп үтелә. 2022 елдан башланды. 
 Зал тулы иде. Булачак әниләрне район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова бәйрәмнәре белән котлады, сәламәт балалар табып, тигезлек белән матур көн итүләрен теләде. 

Арча ЗАГСы җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова авырлы хатын-кызларны кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләде. 
– Баланың тууын ЗАГСка килеп тормыйча да теркәп була. – дип сөйләде Фәридә Рәүфовна. – Моның өчен бала тудыру бүлеге хезмәткәренә туу турындагы электрон медицина таныклыгын эшләүгә ризалык бирергә кирәк. Электрон медицина таныклыгы реквизитлары ананың дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинетына киләчәк. Шәхси кабинетка килгән электрон медицина таныклыгын алганнан соң тууны теркәү турындагы гаризаны тутырырга кирәк.

Әнә шулай ЗАГС җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова дәүләт хезмәтләре аша бала туу турындагы танык-лыкны алу һәм бала туу белән бәйле башка мәгълүматлар хакында җентекләп сөйләде һәм һәркемгә бу турыда язылган белешмәлекләр өләште. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуга район Мәдәният йортыннан да килделәр. Вагыйзь Әһлиуллин баянын тартып җибәрде... Тирә-юньгә бәйрәм рухы таралды. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗановны рәхәтләнеп тыңладык. Аннан булачак әниләр белән бергәләп, истәлеккә фотога төштеләр. 

Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина үзләренең бүлек эше белән таныштырды. Бала тудыру йортында әниләргә бирелүче бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк “Бәби тартмасы” хакында да аңлатып үтте:

“Гаиләнең һәр җан башына  туры килгән керем турындагы белешмәне алып киләсез безгә, 2нче, 3нче, 4нче бүлмәләргә. Аста керү ишеге янында вахтердан талон аласыз. Паспорт һәм белешмәгез белән безнең белгечләр янына киләсез. “Бәби тартмасы” алу өчен гариза язасыз. Гаризагыз 10 көн эчендә карала. Анда сезнең гаиләгезнең соңгы 12 ай эчендәге керемегез исәпләнә. Бүген җан башына туры килгән яшәү минимумы 13 мең 135 сум. Әгәр  гаилә кереме яшәү минимумыннан артып китә икән, ул вакытта сезгә “Бәби тартмасы” бирелми. Әгәр дә “Бәби тартмасы” тиеш булса,  белешмә бирелә. Сезгә бу белешмә нигезендә бала тудыру йортында “Бәби тартмасы” тапшырыла. Яшәү урыны буенча гына түгел, сез баланы теләсә кайсы бала тудыру йортында таба аласыз. Һәм бүләкне дә сез шуннан аласыз”. 

Алга таба Нурсөя Ринатовна хастаханә аша бирелә торган балалар ризыгы турында да аңлатып үтте. Балалар ризыгы шулай ук гаиләнең җан башына туры килгән керемен исәпкә алып билгеләнә. Балага дарулар алу өчен каралган 10 мең сум акча да гаиләдәге җан башына туры килгән керемнән чыгып билгеләнә. Әгәр дә тиеш икән, банктан карта бирелә. Шул карта  ярдәмендә дәүләт даруханәсендә кирәкле даруларны аласың. Бу турыда тагын да тулырак мәгълүматларны 2нче һәм 4нче бүлмәләрдәге белгечләрдән алып була. Ә җан башына туры килгән гаилә кереме турындагы мәгълүмат квартал саен яңартыла.

Булачак әниләр психология бүлмәсендә ял иттеләр. Белгечләр аларны  кызыклы кул эшләре белән дә мавыктырып алды. “Казан арты” тарих-этнография музеена чакыру да бирелде. Бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X