erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрегез – буыннарыгыз рәхмәт әйтер!

Җәяү йөрү бик файдалы. Йөргән саен организм тукымалары кислород белән күбрәк туклана.

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Айрат Закиров.

Айрат Шакирович, сез травматолог буларак, имгәнүләрне, буын авыртуларын дәвалыйсыз. Буыннар авыртмасын өчен киңәшләрегезне бирсәгез иде. Бу күпләрне кызыксындырган сорау.

– Бу турыда озак сөйләп була. Әмма мин сүз озынга китмәсен өчен  кайбер киңәшләргә генә тукталам. Иң элек дөрес тукланырга кирәк. Ризыклардан яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, сөт ризыклары, чамасы белән ит, дерелдәвек, чикләвекләр куллану буыннар өчен файдалы. Артык авырлыктан, авыр күтәрүләрдән сакланырга кирәк. Һәм иң мөһиме – хәрәкәт!

– Хәрәкәт, дөрестән дә, монысы үзебездән тора. Бу турыда киңрәк сөйләсәгез иде.

– Буыннарга күнегүләр әйбәт. Гәүдәгә, организмга артык көч китермичә җайлап кына күнегүләрне ясарга кирәк. Аяк бармагыннан башлап, башка кадәр буыннарны хәрәкәтләндерергә. Йөрү сөякләрне ныгыта, сөяк тукымалары тыгызлыгын яхшырта. Яшь барган саен гадәттә буыннар авырта башлый. Өлкәннәргә генә түгел, төрле яшьтәге кешеләргә дә йөрергә кирәк. Иртәрәк башлаган саен – шуның кадәр яхшырак.

– Кайберәүләр кулына таккан сәгать, кәрәзле телефон ярдәмендә адымнарны санап йөри. Янәсе, бер көнгә 10 000 адым йөрергә кирәк.

– Һәркем үзенең хәленнән килгәнчә йөрсен. Шуның кадәр адым йөрим дип, организмга, буыннарга көч китерергә ярамый.

– Арча стадионына йөрергә еш төшәбез. Җәяү йөрү өчен өстә, аякта уңайлы кием булырга тиеш. Әмма күрәм: кайберәүләрнең өстендә пәлтә, аягында киез итек яки җылы эчле резин галош, кулы кесәсендә...

– Махсус җәяү йөрү белән шөгыльләнгән кешенең өстендә һәм аягында уңай кием булу әһәмиятле. Куллар кесәдә булырга тиеш түгел. Моңа җитди карарга кирәк. Җәяү йөрүнең файдасы зур, ә инде өстеңдә һәм аягыңдагы киемнәрең дөрес сайланмаган икән, йөрүнең зыяны да булуы бар. Пәлтә, озын курткалар аяк атлауга комачаулый, киез һәм резин итек, галошлар умыртка баганасына, табан астына көч китерә. Өскә кыска куртка, аскы якка җылы спорт чалбары, аякка калын, йомшак аслы кроссовка кисәң яхшы.

– Өстеңдә һәм аягыңда уңайлы кием булса, үзеңнән-үзең йөрисең. Адымнарың да кызурак була. Махсус җәяү йөрү ул гадәти йөрүдән кызурак булырга тиеш, шул вакытта аның файдасы да зуррак, дип әйтәләр. 

– Монысы да һәркемнең үзеннән тора. Өстеңә һәм аягыңа уңайлы кием киеп, хәлеңнән килгәнчә йөр. Кызу йөрим дип, сәламәтлегеңә зыян китерүең бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кеше гәүдәсендә иң мөһиме – умыртка баганасы, дибез. Йөрүнең умыртка баганасына нинди файдасы бар?

– Җәяү йөргәндә аяк мускуллары гына түгел, организмның башка өлешләре дә хәрәкәткә килә. Иң элек җәяү йөрү умыртка баганасына уңай тәэсир итә. Төз гәүдә яки туры умыртка баганасы ул кешенең сәламәтлеген һәм үз-үзенә нык ышанычын әйтеп тора.

– Әгәр дә җәяү йөргәндә аяк, куллар, бил авыртса – нишләргә?

– Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә синдә буын авыртулары булса, җәяү йөрүне башларга уйлыйсың икән, иң элек табиб белән киңәшләшсәң яхшы.

– Тезләрең авыртса?

– Тезләре авыртучыларга да җәяү йөрү файдалы. Әмма, тезләргә көч китереп, озак йөрергә ярамый.

– Тезләре авыртучыларга идәндә тезләр белән йөрергә ярыймы?

– Ярый. Әмма күп йөр-мәскә.

– Сөйләшүне йомгаклап, газета укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?

– Йөрегез! Хәрәкәттә – бәрәкәт!

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Хөрмәтле газета укучылар
Әгәр дә травматологка яки башка табибларга сорауларыгыз булса, киңәшләр сорап язып җибәрә яки шалтыратып әйтә аласыз. Сезнең сорауларыгыз ярдәмендә без район табиблары белән әңгәмәләр оештырырбыз. Редакция телефоны: 3-11-58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X