erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ипигә бәяләр арта?!

Икмәк җитештерүчеләр ипигә бәя артачак дип кисәтә. Август аенда ул якынча 7-12 процентка күтәреләчәк, ди. Моны алар чималга, төрү материалына һәм транспорт хезмәтенә бәя арту белән бәйләп аңлата. "Без генә читтә кала алмыйбыз, чөнки барыбыз бергә бәйле. Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит", диләр икмәк пешерүчеләр.

Россиянең ипи пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин “Коммерсантъ”ка сөйләгәнчә, икмәк җитештерү өчен кирәк булган бөтен чималга да бәя кыйммәтләнгән. Маргарин – 38 процентка, төрү материалына – 26, ә шикәргә 9 процентка кадәр арткан. Үзкыйммәте артуга шушы тармакта эшләүчеләр җитмәү дә йогынты ясый ди.     

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы исә, бәяләр сизелерлек артмас,  дип вәгъдә итә. Бердән, дәүләт җитештерүчеләргә субсидия бирә. Аннары чималга бәя киресенчә төшә икән. Таможня пошлинасы кертелгәннән соң, өченче һәм дүртенче класслы бодайга бәя 7,2 һәм 5,9 процентка кимегән. 

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән хатта да “урып-җыю башында ашлыкка бәя 6-8 процентка кимү тенденциясе күзәтелә, бөтен төбәкләр дә бөртеклеләрне барысы бергә җыюга керешкәч, 10-15 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлыйбыз” диелгән иде. Ведомстводагылар ипигә бәяләр артмаячак дигән фикердә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казандагы танылган бер пекарня хуҗасы Таһир Әхмәров фикеренчә, ипигә һәм икмәк ризыкларына бәя арту чынлап та көтелә. 
– Бөтен нәрсәгә дә, төзелеш материлларына да, яшелчәләргә дә, электр энергиясенә дә бәяләр артты. Без генә читтә кала алмыйбыз, чөнки барыбыз бергә бәйле. Икмәк пешерү өчен он гына кирәкми бит. Бәяне бик күп факторлар барлыкка китерә. Онга бәя артып килсә, без дә продукциябезне арттырырга мәҗбүр булачакбыз, – диде ул.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ipig-byalr-arta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X