erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ир белән хатын янып үлгән

Коточкыч фаҗига Башкортстанның Учалы районында булган.

19 июльдә республиканың Учалы районында ике кеше гомерен өзгән куркыныч янгын була. Кодаш авылында яшәүчеләр төнге сәгать икедә ялкын яктысы һәм көек исенә уяна. Баксаң, авыл уртасында бер катлы торак йорт яна икән.

Шаһитлар янгын сүндерүчеләрне чакырткан, тик коткаручылар килгәнче агач корылма һәм веранданы тулысынча ялкын ялмап өлгергән була. Берничә сәгать эчендә янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкән, ә иртәнгә алар йорт хуҗаларының мәетләренә тап булган. 55 һәм 60 яшьлек ир белән хатын янгын башланганда йоклаган булган, күрәсең, шуңа да котыла алмаганнар.

- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе көчләре һәм чаралары, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр эшләде. Янгын сәбәпләрен һәм килеп чыккан хәлләрне тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика дознавателенә ачыкларга кирәк булачак, - дип аныкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: пресс-служба Управления МЧС по Республике Башкортостан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Ire-d--hatini-da-373846/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X