Арск-Информ
  • Рус Тат
  •  Җир елый монда...

    Җәләевлар гаиләсе белән Смоленск өлкәсеннән кайткач очраштык.

    Җәләевлар гаиләсе белән Смоленск өлкәсеннән кайткач очраштык. Чыгышлары белән алар Каргалы авылыннан. 1965 елда Шушмабашка күченәләр. Әтиләре Габделрәүф Нәкыйп Сафин исемендәге совхозда җитәкче урынбасары булып эшли. Габделфәрит Җәләев хатыны Әлфия, улы Алмаз һәм апасы Мәүлия Мәгъсумова белән 9 май бәйрәмендә Смоленск өлкәсе Ельня шәһәрендә булалар. Әтиләре Габделрәүфнең энесе Габделхакка сугышта күмелгән туганнар каберлегендә дога кылалар. “Өч көннән әйләнеп кайттык без аннан, – дип сөйләде алар. – Абыебыз күмелгән туганнар каберлеген күреп, бик дулкынландык, еладык та. Бу каһәр төшкән сугыш күпме ир-егетләрне харап иткән бит... Өйләнмәгән дә килеш. Туган як сәламнәрен җиткереп, абыеңның балалары килде, дип сөйләшеп алдык. Туган як туфрагын каберлеккә салдык. Рухына багышлап, догалар укыдык, әбинең догаларын... Ничектер күңелгә рәхәт булып китте...”. Смоленск өлкәсен алар халкы әйбәт, ачык, ярдәм итәргә торалар, дип ошатып кайтканнар. Каберлекләрне карап, чип-чиста итеп юып торалар. Сугыш булган урыннарда сазлык. Көрәк тыккан саен кеше сөяге, җир елый монда, ди шунда яшәүчеләр...

    1924 елгы Габделхак 1942 елның августында сугышка китә. Суслонгерга эләгә. 20 көннән Белоруссия фронтына озаталар. 1943 елда Габделхак әнисенә болай дип яза: “Һөҗүмгә әзерләнәбез. Монысыннан котылып булмас ахры...”. Соңгы хат була бу. Шулай итеп, элемтә өзелә. Шуннан абыйсы Габделрәүф командирына хат яза. Хәл ачыклана. Габделхак абый каты бәрелешләрдә һәлак булган. “Габделхак абый Смоленск өлкәсе Петрово авылында сугышчылар каберлегенә җирләнгән, – дип сөйли Җәләевлар. – 1966 елда сугышчыларны якындагы Ельня шәһәрендәге туганнар каберлегенә күчерәләр”. Габделхак оста гармунчы була. Сугышка киткәндә “Сеңлем, бу гармунны сакла яме!”, – дип, сеңлесе Мәдхиягә гармунын биреп калдыра. Кабат гармунын кулына алырга гына насыйп булмый... Гаиләдә малайлар бар да гармун уйный. Үз әниләре мәрхүм булып, үги әни белән яшәргә насыйп була аларга. Болар урманга кереп китеп юкка чыгып  торгалыйлар. Бактың исә, качып, урман эчендә агач төбенә утырып, гармун уйнарга өйрәнәләр һәм уйныйлар...

    Алар биш бала: Габделрәүф, Габделхак, Наилә, Габделфәрт, Мәдхия. Өчәү сугышка китә. Габделрәүф, Габделхак һәм әтиләре Җәләй. Әтиләренә 48 яшь. Ул сугышта ротаны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Сугыштан исән-сау кайта. 1921 елгы Габделрәүф 1940 елны армиягә алына. Свердловск өлкәсенә эләгә. Грамоталы егетләрне җыеп, исәп-хисап курсларында укыталар. Аннан Минскига пехота училищесына укырга җибәрәләр. Сугыш башлангач, старшина Габделрәүфне сугышка алалар. Диверсия-күзәтү отрядлары оеша. Белоруссиягә эләгә. Махсус әзерләнгән 560 кешедән 12 кеше исән кала... Каты сугышларда катнашып, Берлинга кадәр барып җитә.  Ике тапкыр яралана. Орден, медальләр белән бүләкләнә. 1947 елны туган авылына кайта.

    – Без үзебез дә биш бала үстек, – дип сөйли Габделфәрит Җәләев. – Энем Габделнур мәрхүм инде. Без үзебез Казан яны Осиновода яшибез. Апай белән җизни (Нурания, Габдрахман), Казаннан авылга кайтып, әти белән әнине карап, соңгы юлга озаттылар. Бик зур рәхмәт аларга.

    Реклама

    ...Ике арада күңелле дә һәм моңсу да сөйләшү булды. Хатирәләр яңарды. Әнә нинди гаиләләр бар! Смоленскига кадәр машина белән 2800 километрлап юл үтеп (авылдагы кабер генә түгел!), чит җирләрдә ятып калган туганнарының каберендә булып кайтканнар.

    Смоленск өлкәсе Ельня шәһәрендә туганнар каберлегендә. Габделфәрит Җәләев апасы Мәүлия белән. Фотода әтиләре Габделрәүфнең энесе Габделхак.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: