Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җир җимертеп яши торган кешеләр әрәм була

    Йөрәк әрнегәнгә язам.

    Бүген урам базарына чыккач, ике хатынның сүзләре колакка керде.

    - Пошалым Рәдифе күренми. Кибетчеләргә булышып йөрер иде. Күтәрер- төшерер... Ул-бу булмагандыр ич?

    -- Белмим шул. Бәлки китеп баргандыр... Ул эчүгә... 

    Бу сөйләшүгә битараф кала алмадым. Минем үземне дә бу сорау кызыксындыра иде. Ник Рәдиф күренми? 

    Реклама

     Мин дә беләм Рәдифне. Район "Сельхозхимия" берләшмәсендә эшләгәндә иптәшемә печән алып кайтканда булыша иде. Яшь вакыты. Көчле, таза вакыты. Ут уйната иде. Шәрык өлешендә йорты да бар иде. Өйләнде. Бер кызы туды. Кызганыч, эчүгә сабышты. Гаиләсе дә таркалды. Район үзәгендә сәүдә итүчеләргә булышып йөрде. Күргән саен: "Эчүеңне ташла, бетәсең..." -- ди идем.

    Язмышын белү өчен пошалымнар белән сөйләштем. Рәдиф мзрхүм икән инде. Ялгыз өйдә әрәм булган. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде... Хатыны да мәрхүм икән инде... Нәселен, гаиләсен әйбәт кешеләр, дип мактадылар.

    Хәмер аркасында әйбәт кешеләр әрәм була. Җир җимертеп яши торган кешеләр. 

    Сүзебез дога булып барып ирешсен...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: