erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш

Җир әлегә йоклап ук бетмәде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ә менә 20 октябрьдән уҗымнар үсүдән туктады. 26 октябрь төнендә туфракта 6 градус салкын иде. Узган ел үсемлекләр 24 октябрьдә үсүдән туктады.

Бүлек белгечләре басуларда уҗымнарның торышын тикшереп чыкканнар. Быел бөртекле көзге культуралар 13965 гетарда чәчелде. Шуның 11079 гектары – арыш, 2800 гектары – көзге бодай, 93 гектары – тритикале. Тагын әле  техник культуралардан саналган шепкән 900 гектарда чәчелде. ““Курса МТСы“ ширкәте басуларында беренче тапкыр булганда пар җирләренә чәчелгән арыш яшел келәм кебек иде инде, – ди Ә.Хәкимҗанов. – Ә борчактан соң чәчелгәне коры җирдә шул килеш ята иде. Әле соңгы тапкыр булганда тишелгән иде инде алар, әмма үсемлекләр пар җирендәгеләрдән күпкә калыша“.

Район хуҗалыкларындагы көзге культураларның 60 процентына – бик яхшы, калганына канәгатьләнерлек дигән бәя бирелгән. 2 мең гектардагы уҗымнар тармаклана алмаган. Ә әйбәт кышлау өчен шикәр нәкъ менә шул тармаклану буынында туплана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлегә һава температурасы үсемлекләр әкренләп салкынга чыныгу өчен уңай тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X