Ирада Әюпова артистларның социаль челтәрләрдә бизнес алып баруына үз фикерен җиткерде.
Эстрада артистларының күпчелеге челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады һәм алар үз статусларын теге яки бу товарны сатуда актив куллана.
Артистларның үз статусларын товар сатарга куллануы өчен аларны дәрәҗәле исемнәрдән мәхрүм итү турында сүз алып барырга ярамый дип саный мәдәният министры Ирада Әюпова. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашуда әйтте.
“Артистлар үз статусларын эшләп алганнар, аларга ышаныч бар һәм алар бу ышанычны төрле максатларда куллана. Кешеләр министрлыктан артистларның инстаграмнары аша теге яки бу товарны тәкъдим итүен тыюны сорый башлады. Әмма, минемчә, бу безнең эшчәнлеккә карамый”, - диде Ирада Әюпова.
Эстрада артистларының күпчелеге челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады һәм алар үз статусларын теге яки бу товарны сатуда актив куллана. Җәмәгатьчелек артистларның бу бизнесына төрлечә карый.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-08-2020/irada-yupova-artistlarny-z-statuslaryn-tovar-satuda-kullanuyna-fikeren-itkerde-5766911
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев