erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ирек Җиһаншин: Белмичә хәрәм ризык ашаган мөселманның догасы кырык көн кабул булмый

Россия күләмендә җитәкчеләре мөселман булмаган «хәләл» сертификатын бирүче оешмалар бар.

Мөселман кешесе, үзе белмичә, хәрәм ризык ашаса, аның укыган догалары кырык көн дәвамында кабул булмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин сөйләде.

«Россия буенча карасак, колбаса тышлыгын яшел төстән ясыйлар, гарәпчә „хәләл“ урынына „ләзиз“ ягъни тәмле дип язалар. Гарәпчә белмәгән әби шул язуны күреп колбаса сатып ала, әмма ул хәләл булмый. Ул продуктны ясаучыга гөнаһысы була, әмма белмичә ашаган әбинең дә догасы кырык көн кабул булмый», — дип сөйләде ул.

Ирек Җиһаншин җитештерүчеләр куллана торган тагын берничә ысулны атады: колбасада «Мөселманныкы» дип язылу, яки мәчет рәвеше, ай рәсеме булу. «Ул ризык хәләл дигәнне аңлатмый, шуның өчен ризык сатып алганда хәләл билгесе булуга һәм составына игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиһаншин Россия күләмендә «хәләл» сертификатын бирүче оешмаларга бәйле тагын бер проблеманы атады. «Росстандартта „Хәләл“ сертификатын бирә ала торган утыз оешма теркәлгән. Алар арасында җитәкчеләре мөселман булмаганнары бар, ягъни „хәләл“ сертификатын бирүне мөселман булмаган кеше имзалый», — дип сөйләде ул.

 татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/religion/08-12-2020/irek-i-anshin-belmich-h-r-m-rizyk-ashagan-m-selmanny-dogasy-kyryk-k-n-kabul-bulmyy-5791117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X