erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иренең сораулы карашына Наилә: "Ну, кычкыр инде, ичмасам, сук, кыйна, тик эндәшмичә генә йөрмә", – дип ялварды

– Наилә, Наилә, тукта, акылыңа кил. Балалар бар бит. Аларны кая куймакчы буласың? Закирның өзгәләнеп әйткән бу сүзләре һавада асылынып калды.

– Наилә, Наилә, тукта, акылыңа кил. Балалар бар бит. Аларны кая куймакчы буласың?

Закирның өзгәләнеп әйткән бу сүзләре һавада асылынып калды. Иренә дә, аның артында күзләрен мөлдерәтеп басып карап торган дүрт баласына да игътибар итмичә, ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Капка төбендә хатынын көтеп торган машина кузгалып киткәннән соң да ул кадәр бәгырьсез түгел, кире борылып керер, дип көтте әле ул Наиләсен. Тик... Закир кул арты белән күз яшьләрен сөртте дә, борылып балалары янына килде һәм аларны кочагына алды. Юк, сытык кеше түгел ул, бераз күңеле генә тулып китте. Яратып өйләнде, яратып яшәде. Ни дисәң дә, 10 ел аз гомер түгел.  Дүрт балалары үсеп килә. Бигрәк тә кечкенәләр бит әле.

– Әти, әни бу юлы безне бөтенләйгә ташлап киттеме?

Олы кызы игезәк сыңары сигез яшьлек Дилбәрнең бу соравы ирне айнытып җибәргәндәй итте.

– Нигә алай дисең, кызым?

– Кычкырышканда башка мине күрмәссең, диде бит сиңа.

– Кычкырышканда авыздан төрле сүз чыга инде ул, кызым. Нишләп бөтенләйгә булсын. Сезне сагынып кайтып җитәчәк әле ул. Ярата бит ул сезне.

– Яратса кайтып китеп йөрмәс иде. Туйдырды инде. Ачу китереп башка кайтып кына йөрмәсен, – дип куйды игезәкләрнең икенчесе Илүсә.

Кара, нинди кечкенә, ә нинди үткен. Кырт кисте. Әбисеннән ишеткәндер инде. Закир авыр сулап куйды. Үз башында шундый фикер кайнаса да, аның Илүсәгә җавабы әзер түгел иде.

– Әти, минем ашыйсы килә.

Биш яшьлек Зилә елап ук җибәрде.

– Әйдәгез, балалар, Наилә китте дип ачтан үлеп булмый бит инде, ашарга утырыйк. Яшәрбез әле, Алла боерса, ким–хур булмабыз. Энегезне дә утыртыгыз. Ул да хәзер безнең янда яшәячәк.

Барысы да тавыш килгән якка борылды. Ишек төбендә әбиләре басып тора иде. Шунда ук янына барып кочак- лап алдылар үзен. Аннан бергәләп өстәл артына утырдылар. Әниләре турында ник берсе искә төшерсен. Ул вакыйга төштә генә булган диярсең.         

Өйдәге эшләрне карап, сыер савып, ашарына биреп, тавык- ларга җим сибеп кергәнче кичке тугызлар булды. Балалар татлы йокыга талган. Болай иртә йокламыйлар иде, булган хәлләр, күз яшьләре үзенекен иткән, күрәсең. Әбиләре дә Зиләгә борынын төртеп изрәп киткән. Дилүсне кызлар үз араларына алган. Закирның йөргәнен сизеп уянган иде дә, тегесе ишарә белән борчылмаска кушты. Бераздан үзе дә урынына барып ятты. Гадәт буенча Наиләсен кочаклап алмакчы иде, куллары салкын мендәргә тиде. Авыр көрсенеп икенче якка борылып ятты. Үзен балалары белән ялгызын гына калдырып чыгып киткән хатыны турында уйламаска тырышса да, булдыра алмады. Күзен ачса да, йомса да, Наиләсе башыннан китмәде. Нәрсә булды соң бу? Ничек шулай чәлпәрәмә килде аларның тормышы?

Кечкенәдән бергә үсте алар. Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдылар. Бергә өйгә дә кайталар. Закирның әнисе көлеп: “Киленне карап торып үстерәбез инде”, – дия иде. Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килде, ахры. Дуслыкның мәхәббәткә әверелүен сизми дә калдылар.

– Наилә, әйдә таңны икебез бергә генә каршылыйбыз. Син һәм мин. Башка беркем кирәкми, – диде соңгы кыңгыраудан соң Закир.

Кыз уңайсызланып күзләрен аска төшерде, йөзенә кызыллык йөгерде.  Аннан башын күтәреп берни дәшмичә егеткә текәлде. Бу санаулы секундлар Закирга бик озак тоелды.

– Мин риза. Тик башкалар ни әйтер, – диде Наилә сыйныфташларына ым кагып.

– Алар безнең дуслык турында беләләр бит инде. Аңларлар, – диде егет.

Ул таңны алар алмагач бакчасында кошлар сайравын, җилдә агач яфраклары пышылдашканын тыңлап бер икесе каршы алды. Закир үлеп гашыйк булуы хакында әйтергә теләгән иде бит. Өйдә көзге каршына басып һәр сүзен мең кат кабатлады. Ә монда барысын да онытты. Хәер, сүзсез дә аңлашыла иде. Таң суыгы тәнгә йөгергәч, егет костюмын Наиләнең җилкәсенә салды һәм кызны йомшак кына иңнәреннән кочып алды. Кулларын алып атмады, димәк, ул да миңа карата битараф түгел. Закирның башыннан шундый уй йөгереп үтте.

– Кайтырга кирәк, көтү куар вакыт та җитте.

Закирның бу сүзләре айнытып җибәргәндәй итте. Наилә аннан яратам дигән сүз көткән иде, ә бу үшән көтү турында сөйли. Кыз сикереп торды да:

– Бөтен романтиканы боздың. Мондый сихри таңда сыерлар түгел, мәхәббәт турында сөйләшергә кирәк. Ә син... көтү куасы бар аның, – диде ул коры гына һәм костюмын егетнең кулына ыргытып авылга таба йөгерде.

Егет бер мәлгә аптырап калды. Нинди начар сүз әйтте соң әле ул? Мәхәббәт турында кычкырып сөйләшмиләр бит инде. Сүзсез дә барысы аңлашыла. Закир аны ярата. Аннан мәхәббәт үз урынына, тормыш үз урынына.

Закир кыз артыннан чапмады. Бу көннән соң аларның аралары суынган кебек булды. Имтиханнар вакытында да артык аралашмадылар. Урамга чакырганда Наилә имтиханга әзерләнүне сәбәп итеп чыкмады. Егетнең дә горурлыгы бар, ул да артык ялынып тормады. Чыгарылыш кичәсе вакытында гына мөнәсәбәтләре бераз җылынып киткәндәй тоелды. Тик сәбәбе булган икән.

– Улым, син Наиләне озатырга бармадыңмени? – дип сорады әнисе сыер савып кергәндә улының йоклап ятуын күреп.

Закирның башына бу хәбәр бик тиз генә барып җитә алмады. Ул: “Әни, бераз гына йоклыйм инде”, –  диде дә одеялын башыннан ук каплады, аннан төшенеп алып корт чаккандай сикереп торды.

– Кая китте соң ул, әни? Кичә таң атканчыга кадәр бергә булдык бит. Бер сүз әйтмәде.

Әнисе үзенә текәлгән күзләреннән улының хәлен аңлады, юатырга теләп: “ Сине борчымаска булгандыр, улым. Кичкә кайтып җитәр”, – диде.

Кайтыр, анысы, кая барсын. Тик нигә аңа бу хакта берни әйтмәгән? Закир көне буе шул сорауга җавап эзләде. Тик таба алмады. Ә Наилә кайтмады. Телефонны да алмады, шалтыратмады да. Әниләренә дә берни әйтмәгән булып чыкты. “Тормышны үз көчем белән, сезнең ярдәмнән башка төзергә телим. Минем өчен борчылмагыз. Урнашкач үзем хәбәр итәрмен”, – дигән. Кирелеге, үҗәтлеге, мөстәкыйльлеккә омтылырга тырышуы кечкенәдән бар иде инде, анысы. Ярый соң, көтеп карыйк. Күпмегә кадәр хыялланып йөрер икән.

Кызларны озаткалап карады Закир, тик аралашып китә алмады, алар белән сөйләшкәндә дә, кичләрен клубта биегәндә дә Наиләсе күз алдыннан китмәде. Аннан армиягә китте. Әнисе, дуслары белән хәбәрләшеп торды, тик берсе дә Наилә исемен телгә алмады. Закир кызыксынып сорамады, дөресрәге, сорарга кыймады, әнисе үзе сүз башлап берни әйтмәде. Кайтыр вакыты җиткәч кенә: “Улым, Наилә авылда. Тик өметләнеп кайтма, оныт син аның турында. Бала көтә ул. Кияүгә чыкмаган бугай үзе...”, – дип язды. Бик теләсә дә Закир  төпченеп сорашмады.

Шулай да юлда кайтканда кыз турында барысын да белергә өлгерде. Поезддан төшеп җәяү бара башлаган иде, аны бер машина куып җитте.

– Әйдә, солдат, утыр, җилдертеп кенә алып кайтам өеңә, – дип машинасының ишеген ачты һәм утыруга сораулар яудыра башлады. – Кайсы авылга кайтасың? Ерактанмы? Кемнәрең бар? Сөйгән кызың каршы аламы?

Кайсы авылдан һәм йөргән кызының кем икәнен белгәч, сызгырып куйды, аның кинәт тормозга басуыннан Закир чүт кенә машинаның алгы тәрәзәсенә килеп кермәде.

– Ташла син аны, брат. Әйбәт егеткә ошагансың, сиңа бармый ул. Начар компаниягә эләгеп харап булган кыз. Бәби табарга җыена. Әтисенең кем икәнен дә белми. Әти–әнисе нәрсә карагандыр.

Закир бер сүз дәшми тыңлап кына барды. Бераздан шофер да тынды. Егет күзләрен йомды да үткәннәрне, Наилә белән бергә булган вакытларын искә төшерергә тырышты. Тик нигәдер башына без мизгел дә: яхшысы, яманы килмәде. Бераздан юл үзенекен итте, изрәп йоклап та китте.

– Әй, егет, уян, кайтып җиттек, – дигән тавышка күзләрен ачты, башта үзенең кая икәнен аңлый алмыйча утырды, аңышып алгач, киң итеп елмаеп җибәрде.

– Рәхмәт, абый. Өйгә кадәр кайтарып куйгансыз бит. Менә минем йорт, – диде ул шоферга уң яктагы тәрәзә йөзлекләре челтәрләнеп эшләнгән, матур төсләргә буялган, әллә каян көлеп торган йортка күрсәтеп.

– Тормышыгыз нык икән. Кабатлап әйтәм, ялгыша күрмә. Мин әле барысын да сөйләмәдем, теге кыз бала турында диюем, бераздан үзең белерсең, – диде шофер саубуллашканда.

... Наиләне Закир бер атнадан соң гына чишмә юлында очратты. Кыз ерактан ук танып алып, агачлар арасына качып калырга теләгән иде дә, Закир кычкырып туктатты.

– Кияүгә чыккансың икән. Кемне көтәсез? – дип сорады ул кыздан берни белмәмешкә салышып.

– Закир, ишетмәгән булып кыланма, сиңа килешми, кайтуга барысын сөйләделәр бит инде.

– Әтисе кем?

– Телисеңме соң, син буласың? – диде кыз мыскыллырак итеп.

– Телим, Наилә. Мин сине үземне белә башлаганнан бирле яратам. Балаңны бергә үстерербез, яхшы әти булырмын. Тик... дусларыңны онытырга туры килер.

– Дуслар? Дуслар андый булмый, Закир. Шуларга ияреп бөтен тормышым чәлпәрәмә килде. Буталып беттем мин, Закир, башымны югалттым. Мөстәкыйль тормыш төзим, дигән идем. Төзедем. Тагын әниләр янына кайтып егылдым. Үземне көчле дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән.

– Син минем сорауга җавап бирмәдең, дустым. Ирсез бала тапкан исеме күтәргәнче...

– Син минем өчен балачак, яшьлек дустым. Бары шул гына. Яратмыйм мин сине, Закир. Яратмаган кеше белән гомер иткәнче, ялгызың бала үстерү уңайрак...

– Кирәкми, Наилә, дәвам итмә. Син бу сүзләрне мине үзеңнән биздерер өчен генә әйтәсең бит.

– Ә ни өчен син кемнеңдер баласын тәрбияләп ятарга тиеш әле?

– Мин бик күп уйладым. Ниһаять, шундый карарга килдем. Мәхәббәт менә шундый авыр чакта сынала, кызый. Нәрсәләр кичергәнеңне беләм, йөрәгем сизә. Бергә булганда барысын да җиңәчәкбез. Әниләрдән уңайсызланма, алар белә һәм каршы да түгел.

Бу сүзләрдән соң Наилә кычкырып елап җибәрде. Закир аны җилкәсеннән кочты, башыннан сыйпады, кулы белән күз яшьләрен сөртте.

– Бу синең япь–яшь башыңа килеп төшкән хәсрәттән соңгы елавың булсын. Мин сиңа башка күз яшьләре түгәргә мөмкинлек бирмәм.

... Туйлап тормадылар, никах укыттылар да бергә яши башладылар. Күрше авылда Закирның әнисенең төп йорты бар иде. Шуны төзекләндерделәр дә күчеп киттеләр. Озакламый Наилә игезәк кыз тапты, көннәрен шулар янында үткәрде. Закир да нәниләр яныннан китмәде, өйдәге барлык эшне дә ул башкарды, төннәрен хатынын ял иттереп, бала багарга да күп сорап тормады. Тик... бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр бит. Бу рәхәт тормыш Наиләне бик тиз туйдырды. Ике айлык балаларын калдырып, ул өйдән чыгып китте. Башта аңына килер, кайтыр, дип көтте, аннан кул селтәде. Хәсрәткә бирелеп, кайгырып утырырга вакыты юк иде Закирның. Эш, балалар, тагын эш. Рәхмәт, әнисе булышып торды. Көн саен өч километр араны җәяүләп килеп, көндезләрен, улы эштә чакта балаларны карады.

Кайтты Наилә, балаларга өч яшь дигәндә кайтып төште. Тезләнеп гафу үтенде, башка алай булмас, дип антлар кичте. Балалары хакына гафу итте аны Закир. Һаман да яратуын, оныта алмавын да аңлады. Бер пешкәч, өреп кабар, дип үзен юатты. Бер түгел, икенче тапкыр пешүе бит инде аның. Баштагысы турында онытты. Әнисенә дә ял кирәк. Ул турыда да уйлады.

Наилә берни булмагандай алар янында яши башлады. Балалар белән мәш килде, эштән кайтышына иренә тәмле ризыклар пешереп торды, өйне дә чиста тотты. Боларны күреп Закир сөенеченнән кая басканын белмәде. Тик хатынының мондый кыланмышларының сәбәбе булган икән. Ул тагын бала көтә. Закирдан түгел, кемнәндер, кем икәнен үзе дә белми. Иренең сораулы карашына ул:

– Ну, кычкыр инде, ичмасам, сук, кыйна, тик эндәшмичә генә йөрмә, – дип ялварды.

– Мине әни кечкенәдән хатын–кызга кул күтәрергә ярамый, дип өйрәтте. Аннан эш узгач кычкырып йөрүдә ни файда, – дип кенә җавап бирде.

Юк, каты бәрелмәде аңа Закир, йөкле, дип авыр күтәртмәде, ишегалды тирәсендәге эшләрне үзе башкарырга тырышты. Хезмәттәшләренең, авылдашларының мыскыллы сүзләренә дә исе китмәде. Үзенә бозау дигән кушамат тагулары турында да ишетте. Әнисенең:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Улым, мәхәббәт шулкадәр күзләреңне томалар дип уйламаган идем. Зинһар, мәхәббәт корбаны булма. Бу баласын да калдырып чыгып китсә ниш- ләрсең? Андый кеше туктый белми ул, – дигән сүзенә:

– Әни, мин барысын да беләм, ишетәм, күрәм. Тик баланың монда гаебе юк бит, – дип җавап бирде.

“Мин дә сүгә башласам, башкалар да киресен тукып торса, яхшылык белән бетмәве бар. Эчә генә башламасын”, – дип уйлап, әнисе башка “а”дан, “б”дан берни әйтмәде. Көн саен булмаса да, хәлләрен белергә килде, тешен кысып булса да түзде, киленгә караңгы чырай күрсәтмәде, үзенекеләр булмаса да, оныкларын бик яратты. Ә Закир эчмәде, авызына да капмады, һаман балалар, диде, бар тапканын өйгә алып кайтты, хатынына да каты бәрелмәде. Үзенекен үзе генә белгәндер инде.  Кешенең эченә карап ни уйлаганын белеп булмый. Ә өченче бала озак көттермәде. Наилә тагын кыз тапты. Тик бу юлы баласын өйгә алып кайтып та тормады, хастаханәдә калдырып, чыгып качты. Бу хакта хатынының хәлен белергә килгән Закирга табиблар җиткерде.

– Баланы аласызмы, әллә калдырасызмы? – дип сорады табибә, аларның тормыш тарихлары белән яхшы таныш авылдаш хатын.

– Баланың ни гаебе бар. Алам, әлбәттә.

– Үзеңә генә авыр булачак бит, Закир.  Монда бер хатын бар. Ире ризалык бирсә, баланы үземә алыр идем, ди. Әллә соң...

–Юк, –  диде Закир, аңа башка сүз әйтергә ирек калдырмыйча.

– Улым, мин картайдым инде, гел килеп йөри алмыйм. Никләремә дип алып кайттың бу баланы, – дип каршы алды әнисе дә.

– Сез нәрсә, табибә белән сөйләшеп куйдыгызмы әллә? Икегез дә бер сүзне тукылдыйсыз. Әни, моңарчы ярдәм итүең өчен сиңа никадәр рәхмәт әйтсәм дә аз булыр кебек. Бу юлы ничек тә үзем тырышырмын. Сиңа да ял кирәк.

– Әй, улым, синең монда балалар белән берүзең газап чиккәнеңне күреп ничек тынычлап өйдә ята алыйм инде мин. Әтиең барыгызны җыеп үзебезгә алып кайт дигән иде әле. Наиләнең әниләрен әйтер идем, ничә еллар кызларына ачу саклап, оныклары янына килеп тә карамыйлар, ичмасам. Әллә, мин әйтәм, алар белән сөйләшеп карыйм микән?

– Кирәкми, әни, үз башлары үзләре белән. Килергә уйласалар, ишек ачык. Тик ялынып барма.

 Чыннан да, үз хәлен үзе белгән икән шул әнисе. Беркөн кинәт кенә хәлсезләнеп, аздан гына егыйлмыйча калды. Ярый әле даруы янында иде. Икенче көнне кәефе китеп диванга ук ауды. Аннан көчкә торып, берәр кеше өйләре яныннан үтеп китмәс микән, дип, тотына–тотына тәрәзә янына барды. Чүп ташларга чыккан күрше кызы Нәзирәне  күреп, тәрәзә шакыды һәм кер әле, дип кул болгады. Тегесе шунда ук кереп җитте, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, машинасы белән район үзәгенә хастаханәгә илтүен сорап энесенә шалтыратты. Үзе балалар янында калды.

Закир эштән кайтканда дүртесе бергә диванда йоклап киткәннәр иде. Ишек тавышын ишетеп Нәзирә күзләрен ачты. Торып утырыр иде, ике кыз ике яктан муеныннан ныклап кочаклап алган. Закир елмаеп куйды, аннан балаларны урыннарына илтеп салды. Кыз торып утырды, диванны рәтләп куйды, аннан уңайсызланып кына:

– Исәнмесез, Закир абый. Әминә апа авырып китте, энем хастаханәгә илтеп куйды. Шалтыратты, алып калдылар, диде. Балалар янында миңа утырырга туры килде, – диде һәм иргә күтәрелеп карады да зур, ягымлы, матур күзләренә кереп чумгандай булды, бик озак аннан йөзен ала алмады. Үзе эченнән генә: “Нинди чибәр ир, һәм нинди бәхетсез”, – дип уйлады.

– Рәхмәт, Нәзирә, – диде Закир аның йомшак кулларыннан тотып. – Алайса, тагын бераз гына утыр инде, мин әнинең хәлен белеп кайтыйм.

– Мин сораштым инде. Хәлем бераз җиңеләйде, Закир бүгенгә борчылып килеп йөрмәсен, – дип әйтергә кушты.

– Алайса, әйдә бергәләп чәй эчәбез.

Күренеп тора, Закирның да кызны тиз генә чыгарып җибәрәсе килми иде. Хәер, кыз да ашыкмады. Шунда гына башына барып җитте: алар һаман да кулга–кул тотынышып торалар иде. Нәзирә уңайсызлануын яшерергә теләгәндәй:

– Әй, онытканмын да, мин аш пешергән идем бит. Әйдәгез, өстәл янына утырыгыз әле, сыйлыйм үзегезне, – диде.

Өстәлгә тәлинкә белән кайнар аш, коймаклар чыгарып куйды. Чәй ясады.

– Әйдә, үзеңә дә бүл инде, бергәләп ашыйк, – диде Закир елмаеп һәм урындык алып янына куйды.

Аның күзләреннән бөркелгән яктылыкка, назга Нәзирә бермәл тынсыз калды, сулыш ала алмый торды, аннан тәлинкә белән аш бүлеп алды, өстәл янына утырды. Үзе күзен ирдән алмады.

– Син миңа карама, аша, – диде аңа Закир көлеп үк җибәреп.

Кара, күзләре тәлинкәдә булса да күреп алган. Кыз әллә нишләп китте.

– Гафу итегез, Закир абый. Сез шундый матур, күзне алып булмый. Ничек Наилә апа шуны күрми икән? Мин сезне кадерләп кенә тотар идем.

Авызына ипиен капкан Закир бу сүзләрдән тончыга язды. Аннан уенга борып:

– Гашыйк була күрмә тагын. Минем көтүе белән балаларым бар, – диде.

Көлешеп алдылар. Аннан тынлык урнашты. Һәркем үзенеке турында уйлады. Закир анда–санда кызга күз төшергәләп алды. Ә Нәзирә уңайсызлануыннан бөрешеп калгандай утырды. Моны ир дә аңлап алды. Кызыклы вакыйгалар турында сөйләп, кызның күңелен күрергә тырышты. Үзе Нәзирәнең елый–елый көлгәненнән көлде. Телефон шалтырагач кына төнгә авышып килүен аңладылар. Кызның әнисе икән.

Закир аны ишек янына кадәр озата барды. “Мин каникулда бит, иртәгә керермен. Сез балалар өчен борчылмагыз, тынычлап эшкә китегез”, – диде дә кыз чыгып йөгерде. Яткач та Закир кыз турында уйлады, аның уңайсызланудан кызарган йөзен, мөлдерәтеп караган күзләрен исенә төшерде. Шундый матур уйлар белән йокыга да китте.

Икенче көнне иртән капка төбендә аны Нәзирәнең әнисе каршы алды.

– Закир, синең яхшы кеше икәнеңне беләм. Тик Нәзирә бик яшь бит әле. Аның башын әйләндереп йөри күрмә инде син.

Закирга әллә ничек булып китте. Кыз бүген тагын керәм, диде бит. Нишләргә? Ир катгый карарга килеп эшенә шалтыратып әйтте дә, балаларын алып, авылына әтисе янына кайтып китте. Хәзерге вакытта ул анда бик кирәк. Әнисе хастаханәдә, әтисе ялгыз. Анда да эш бетмәгән. Юк икән, йөреп эшләр. Ерак ара түгел. Бәлкем, Наилә кайтыр. Балаларга ана кирәк бит.

Кайтты ул, еллар үткәч тагын кайтты. Шундый бала йөрәкле, авыз ачып каршы сүз әйтә алмаган ир янына ничек кайтмасын. Тик озакка түгел. Һәм үзе генә дә түгел. Ике яшьләр тирәсендәге бер ир баланы җитәкләгән иде. Инде мәктәпкә барырга әзерләнгән игезәк кызларына күтәрелеп карамады, түрдә уйнап утырган кечкенәсен кулына алып сөймәде дә, ичмасам, малайны алар янына утыртты да, чыкты да китте.

– Наилә, Наилә, тукта, акылыңа кил. Балалар бар бит. Аларны кая куймакчы буласың? Инде дүртенчесен алып кайт- кансың бит.

– Син бозау булгач ташыйм инде. Авызыңны ачып бер сүз әйтә алмыйсың бит. Берәү булса...

– Җитте, Наилә. Минем дә ачуым ташып чыгып түгелергә мөмкин, – диде Закир йодрык- ларын төйнәп. – Минем үз балаларымны да үстерәсем килә.

– Үз балаларыңны? Көтмә дә. Яратмыйм мин сине. Яратмаган кешедән бала табарга теләмим дә. Шуңа теләсә кемнән табам. Хуш.

– Ашыкма. Соңгы сүземне әйтим. Наилә, китәсең икән, башка бу йортка аягыңны да басма. Минем дә сине күрәсем килми. Җенем сөйми.

– Ай–ай, яратам дип авыз суы корытып йөри идең бит әле.

– Ярату булмаган ул, тормышымдагы иң зур ялгышлыгым булган. Хәзер шуны төзәтәм. Шуңа сине башка күрәсем килми.

Хатыны артыннан урамга атылып чыккан ир аның белән шулай беренче тапкыр әйткәләште. Аннан борылып кереп китте дә, капканы бикләп үк куйды. Иренең тавыш күтәрүенә, шулай кырыс сөйләшүенә аптырап калган хатын капка төбендә әле шактый таптанып торды, аннан үзен көтеп торган машинага утырып китеп барды.

Бу көннән соң Закир яңадан үз йортына кайтты. Ниһаять, Наиләдән котылуына сөенеп туя алмый иде ул. Бик авыр йөкне өстеннән төшереп, җиңеләеп калгандай булды. Шатлана–шатлана ашарга пешереп алды, балаларын йокларга салды, бер барлап керим әле дип ишегалдына җыенды. Ишектә ул аздан гына Нәзирәгә килеп бәрелмичә калды. Бераз карашып торганнан соң күптән очраша алмаган парлар кебек бер–берсенең кочакларына атылдылар.

– Мин сезне башка беркая да җибәрмим, Закир абый.

– Мин бит...

– Беләм, әни миңа барын да сөйләде. Иртән сезне туры китерә алмагач, сәбәбен дә белгәч, мин дә шәһәргә китеп бардым. Бер атна элек кенә кайттым. Очрашасыбызны күңелем сизгән булган икән.

– Минем балалар дүртәү бит хәзер.

– Анысы мөһим түгел.

– Минем үз баламны да сөясем килә.

– Булыр, Закир абый, булыр. Тик мине кире генә борма, яме.

Закир бу минутларда чиксез бәхетле иде. Ниһаять, аның күгендә дә кояш елмайды. Ул Нәзирәне өйгә дәште. Балалар йоклаганда иркенләп сөйләшеп утырырбыз, дисә... Кая ул. Бар да торып баскан, сигез күз әтиләре белән аның янындагы апайга текәлгән.

– Балалар, килегез монда, бу апа әниегез була.

Туганнан әни сүзен әйтергә тилмереп яшәгән кызлар энеләрен җитәкләп алар янына килделәр һәм Нәзирәнең аякларыннан кочып алдылар. Шушы көннән башлап бу йортка нур иңде. Чит балалар өчен ана булырга ашкынып торган кыздан сибелә иде ул якты нур.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X