erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җирле үзидарәнең төп максаты – җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту

21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Ни өчен 21 апрель? Җавабы – Россия закончалыгы тарихында.

1785 елның нәкъ менә 21 апрелендә Бөек Екатерина патша “Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота”га кул куя.

Шул җирле үзидарә турындагы Россия закончалыгы үсешенә  башлангыч була. Император Александр II вакытында җирле үзидарә үсеш ала. Җирле үзидарәнең ул чорда кабул ителгән формалары Октябрь революциясенә кадәр бара. XX гасырның 80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында яңа законнар кабул ителә. Җирле үзидарәнең төп максаты – җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.

21 апрельдә Арча Мәдәният йортында җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне биредә зур тантана булды. Анда районның җирле үзидарәләре башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Бәйрәм рухы кертеп, кунакларны ишек төбеннән үк музыка белән каршы алдылар, гармун, курай моңы таралды, татар көйләре яңгырады.

Фойеда зур, искиткеч бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган иде. Анда барлык үзидарәләрнең тарихлары – үткәннәре, бүгенгесе яктыртылган. “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре шулар белән таныштырдылар. Аннан бөтенесе бергә җыелып фотога төштеләр. Ветераннар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр.

Озак еллар Апаз авыл җирлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Ренат Садыйков белән әңгәмәдә, җирле үзидарәнең бүгенге көне белән чагыштырып, үткәннәрне искә алдык.

– Мин ике тапкыр авыл җирлеген җитәкләдем. 1983–1988 елларда Апаз авыл советы башкарма комитеты рәисе идем, 2010–2020 елларда Апаз авыл җирлеге башлыгы булып эшләдем. Беренчесендә Россия Федерациясе Министрлар Советы карары нигезендә авыл Советлары арасында җиңүче буларак байрак, диплом һәм 8 мең сум премиягә лаек булдык. Ул вакытта бу акчага машина алып була иде.

– Сез совет чорында һәм бүгенге көндә эшләгәнсез. Аерма зурмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бик зур. Элек бөтен социаль учреждениеләр авыл җирлеге аша финансланды. Кулда акча бар иде. Авыл Советларын ул чакта уч төбендә генә тоттылар. Хәзер социаль учреждениеләрнең барысы да аерылып чыкты. Ә авыл җирлекләре өчен эше шул килеш калды. Авыл җирлегенә кергән колхоз, совхоз белән бер булсаң, бик күпкә җайлы. Без совхоз җитәкчесе Мансур Әхмәтов белән 1976 елдан бирле бергә эшләдек. Аның белән тыгыз элемтә – уңышларның нигезе булды.

– Халык белән эшләү кайсы чорда авыррак иде?

– Ул көннән-көн авырая бара. Кеше хокукларын белә, ә бурычларын авыл җирлегенә аударып калдыра. Акча табу проблема. Финанс юк, керер урын юк, ә эшне башкарырга тиеш. Башкармасаң – җавап синнән. Шундый кыенлык бар хәзер. Элек прокуратура тарафыннан тикшерүләр артык юк иде. Хәзер бөтен нәрсә шуңа килеп терәлә. Бер уңайлыклары бар – элек мин ат җигеп, аннан мотоцикл белән йөрдем, хәзер һәр авыл җирлегендә машина. Район үзәгеннән ерак урнашкан җирле үзидарә өчен бу да зур роль уйный. Килергә генә сәгатькә якын вакыт кирәк бит.

Чарага килгәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы Илшат Нуриев та җирле үзидарәләр хезмәткәрләренең эшен бәяләде һәм аеруча зур рәхмәтен ветераннарга белдерде.

– Район зур. Район башлыгы да, район башкарма комитеты җитәкчесе дә һәр почмакка барып та җитә алмый. Бөтен эшне башкару нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары, секретарьларына туры килә. Зур рәхмәт сезгә, – диде ул. – Шулай ук ветераннарга олы рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез районыбызны эзле, тарихлы итеп калдырдыгыз. Без бүген сез төзегән фундаментта хезмәтебезне дәвам итәбез. Хәзер халык белән эшләве бик авыр. Чөнки тормыш алга бара, таләпләр дә арта, сораулар да күбәя. Шулай булырга тиештер дә.

Бу көнне озак еллар эшләп җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр бүләкләргә лаек булды. “Җирле үзидарә турында мин нәрсә беләм?” дигән темага укучылар арасында иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрелгән. Чара барышында бәйгедә җиңүчеләрне дә сәхнәгә чакырдылар, бүләкләр тапшырдылар. Аларның исемлеге икенче биттә.

 Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры спектакль күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X