http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Җирлекне ямьләндерү, юллар “Халык контроле” системасында иң актив категорияләр булган

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында территорияне ямьләндерү, юллар иң актив категорияләр булган. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте.

Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар өстенлек итә.

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. «39 меңгә якын хәбәр һәм аларга 27 мең комментарий. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган», — диде министр урынбасары Радик Гыйсмәтов.

«Халык контроле» системасына көн саен 2902 лап мөрәҗәгать килә. Дөрес итеп җибәрелмәгән өчен, аларның якынча 36 процентын модераторлар кире җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кулланучыга җибәрә.

Реклама
2VtzqxaTAbC

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы мәгълүм.

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев