erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртәдән бүген безгә шалтыраталар

Арчада сугышчан самбо буенча дөнья чемпионы Хабибны көрәшкә чакыручы егет кем ул? Андый спортчы районда бармыни?

Әнә шундый сораулар редакциягә килә башлады. Ватсап, төркемнәрдә яшәү урыны ( Арча), исем-фамилиясе язылган, фотосы куелган бер ир-егет дагестанчы Хабибны көрәшкә чакыра. Әлбәттә, без моңа ышанмадык. Чираттагы ялган, фейк, шаяру дип кабул иттек. Әмма сорауны ачык калдырмадык. Газета, сайтны укучыларыбыз да кызыксына. Район спортчыларына "Бу кем?" - дип язылган хәбәрне җибәрдек. "Белмим" дигән җаваплар килде. Шулай да без бу егетне эзләп таптык. Ике арада шундый сөйләшү булды.

-- Сез Арчада туып-үскән егетме?

-- Әйе.

- Спорт белән шөгыльләнәсезме?

-- Футбол уйныйм.

-- Сез бу язманы үзегез яздыгызмы?

- Юк, миңа җибәрделәр аны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Кем язганын беләсезме?

-- Юк, белмим.

-- Ничек кабул иттегез?

- Шаяру итеп кабул иттем. Көлдем генә...

     Ә бит кемдер бу шаяруга ышана. Шаярулар җитди төс алырга мөмкин. Эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин. Без бу темага хокук саклау органнары белән дә сөйләшербез әле.

Нәкь шундый ук хәбәрне тагын күрдек без. Фото һәм исем-фамилия икенче язылган. Текст шул ук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X