erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген 9 июльдә Арча егете Булатны "Көчсез звено" уенында уйнаганын телевизордан күрсәтәләр

"Мир" программасында сәгать 19.15тә башлана. Шимбә көнне сәгать 9да кабатлап күрсәтәләр. Карамый калмагыз!

"24 яшьлек Арча егете Булат Ринат улы Булатов Мәскәүгә барып, “Көчсез звено” уенында катнашып кайтты.

“Мир” телеканалында әлеге уенның кайчан буласын алдан хәбәр итәрбез", - дип яздык. Менә ул минутлар килеп җитте.. Ул вакытты без Булатны редакциягә кунакка чакырдык. Кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул.

Һөнәре буенча микробиолог, биология укытучысы. Казан федераль университетының медицина һәм биология институтында белем алган. Шул ук вакытта укытучы белгечлеген дә үзләштергән. Арчаның 5нче гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган һәм югары белем дәрәҗәсе дә кызыл диплом белән бәяләнгән. “Дәрес әзерләргә, укырга яраттым”, – ди. Әнисе Венера ханым почтада эшләгән, хәзер лаеклы ялда, әтисе Ринат бер оешмада менеджер булган. Сеңлесе бар. Булат югары белем алгач, сөт комбинатында эшләгән. “Бу эш минеке түгел, – ди. – Минем укытасым килә”. Арча педагогика көллиятендә лаборант булып эшли. Максаты – укыту.

2020 елның апрелендә ул интернетта “Көчсез звено” уены сылтамасын күреп ала. Ачса – анда вакытка тест үтү сораулары язылган. Сораулар төрле өлкәгә багышланган. Булат тестны үтә, анкета тутырып җибәрә. Әмма программадан җавап килми. Майда тагын тест үтә. Анда инде башка сораулар була. Дәшүче булмый. Бер ел үтеп китә. Күрә: инстаграм постында “Көчсез звено” уены режиссеры Гүзәл Киреева кем тест үткән – шуларга мәгълүматларын язып җибәрергә кушкан. Булат мәгълүматларын җибәрә. Яңадан өч турны үтә. Бәхет елмая: Мәскәүгә чакыру ала.

10 апрельдә кичке поезд белән Мәскәүгә кузгала. 11 апрельдә төшке аштан соң “Теледом”да “Көчсез звено” уенында катнаша. Битен гриммлап, телешоуга әзерлиләр. “Телешоу бары тик 45 минут бара. Ә төшерүе 5 сәгатькә сузыла... Бик авыр мохит, – дип сөйли Булат. – Камералар күп. Эссе. Телешоуны алып баручы Мария Киселева үзе генә дә ни тора! Җитди, кырыс, аның төрттереп әйтеп куюлары! Көтелмәгән сорауларга секундлар эчендә җавап бирергә кирәк. Шул ук вакытта банк дип әйтергә дә онытмаска, җавап бирә алмаган иптәшләрне дә хәтергә теркәп куярга, чөнки һәр раунд (алар 7) тәмамлангач, сорауларга начар җавап бирүче уеннан төшеп кала, ә кем төшеп каласын уенчылар әйтә. Соңыннан синең белән кыска гына әңгәмә оештыралар. Әлегә мин нәтиҗәне әйтә алмыйм. Чөнки телешоу күрсәтелгәнче без серне сакларга тиеш. Бу турыда килешү төзедек”.

“Көчсез звено” – телевизордан карап утырырга кызыклы уен. Алып баручы Мария Киселеваның: “Сез иң көчсез звено! Хушыгыз!” – диюләренә ничек түзәсе! “Мария Киселева усал кебек тоелса да, ул үзе бөтенләй башка: ягымлы, шәфкатьле.., – ди Булат. – Без бу уенда белем буенча гына сыналмадык, бу үзенә күрә кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм авыр мохиттә чыдамлылыкка сыналу да. Кызыклы булды”.

– Яшәргә Казанга китәргә уйламыйсызмы?

– Юк, мин Арчаны яратам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Арчада яшьләргә күңел ачу өчен нәрсә җитми?

– Кинотеатр.

–  Ә нинди укытучы булыр идегез?

– Укучыларның мөм-кинлекләрен ачар, гадел укытучы булыр идем.

– Ә сезнең андый укытучыларыгыз булдымы?

– Булды. Мин Арча-ның 5нче гимназиясен тәмамладым. Биология укытучысы Эльвира Ренатовна Хаҗиева, хәзер Арчаның 1нче мәктәбендә укыта, инглиз теле укытучысы Ләйсән Ильясовна Кәбирова, бүген 6нчы мәктәптә эшли, сыйныф җитәкчесе, тарих, җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Габделфәртовна Әхмәт-ханова – минем яраткан укытучыларым.

Булат, уңышлар сезгә

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kchsez-zveno-uenynda-katnashyp-kaytkan-bulatny-kunakka-chakyrdyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X