Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иртәгә һава торышы

    Белеп торыйк.

    Төнлә Татарстанда -7 градуска кадәр суытачак

     

    Иртәгә, 2 майда, Татарстанда салкынча һава торышы саклана, төнлә кырау төшәчәк.

    Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез бераз яңгыр яварга мөмкин.

    Реклама

    Төнлә республика буенча һава температурасы -3..+2, Казанда -1..+1, көнчыгыш районнарда -7 градус була. Көндез 9-14, Казанда 12-14 градус җылы булачак.

    Метеорологларның якынча фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада температура күтәреләчәк. Төнлә кырау төшүләр әкренләп бетә

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tonla-tatarstanda-7-graduska-kadar-suytacak-5853987

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: