Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иртәгә басуга, дисәләр

    “Кызыл Яр” ширкәтендә бүгеннән үк язгы кыр эшләренә керешергә әзерләр.

    “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инспектор-инженеры Габделхак Касыймов кыр эшләренә катнашачак техниканы җентекләп тикшереп чыккач әнә шундый бәя бирде. Җитәкчеләр, белгечләр, механизаторларның тырышлыгы, җаваплы карашы нәтиҗәсе бу. Төзәтелгән тракторлар, арбаларны буяп бер рәткә тезеп куйганнар – һәркайсы бүген заводтан гына чыккан кебек.

    – Элек-электән бу хуҗалыкта техникага шундый караш яшәп килә, – диде Г.Касыймов. – График буенча мондый техник карауларны һәр хуҗалыкта үткәреп чыгачакбыз. Басуда техник карау үткәрелмәгән техника эшләргә тиеш түгел!

    25 мартта “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында баш инженерлар һәм баш агрономнар белән үткәрелгән семинар-киңәшмә әнә шулай башланып китте. Сөрде мәдәният йортында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы,  кичектергесез бурычлар турында сөйләштеләр.

    – Узган ел бу вакытта уҗымнарны тукландыру бара иде инде, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – 15 апрельдә чәчүгә керешкән идек.

    Белгеч дөрес чәчү әйләнеше булдыруның әһәмиятенә тукталды. Акча күбрәк керә дип, кайбер культураларны зур мәйданнарда чәчеп, чәчү әйләнешен бозу – ялгыш караш. Җирне алдап булмый, монда бүгенге көн белән түгел,  алга карап эш итәргә кирәк.

    Уңышны арттыруның тагын бер ышанычлы  юлы – яхшы орлыклар чәчү. Билгеле инде, ашлама кулланмыйча безнең туфракларда зур уңышка өмет баглап булмый. Бүгенге көнгә иң күп минераль ашламаны “Северный” ширкәте туплаган – бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 92,4 килограмм туры килә. “Курса МТСы”нда – 85,4, “Игенче”дә – 76,9, район буенча 45,3 килограмм. Ашламасы бик аз булган хуҗалыклар да бар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалыкларда техниканың әзерлегенә анализ ясады. 1 апрельгә барлык  тагылма кораллар әзер булырга тиеш иде. Күпчелек хуҗалыклар шулай эшләде дә.

    Кайбер хуҗалыкларда чәчү комплексларын әзерләп бетерәсе бар. Тракторларның 90 проценты әзер.

    Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин орлыкларның сыйфаты, сертификатлар бирү, үсемлекләрне саклау мәсьәләләренә тукталды. Быелдан башлап чәчелгән мәйданнарга бирелә торган дәүләт ярдәме орлыкларның сортына, репродукциясенә һәм кондициясенә карап биреләчәк. Яхшы сортлы орлыклар безнең үзебезнең район хуҗалыкларында да бар.

    Реклама

    “Гостехнадзор”ның  Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов,  район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча баш белгече Илшат Нәбиуллин техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау буенча таләпләрне  җентекләп аңлаттылар. Тыңлап утырганда гадәти әйберләр турында сөйлиләр кебек. Ә шул таләпләрне үтәмәү үз башына төшкән кеше өчен фаҗигагә әверелергә  мөмкин. Моңа мисаллар республикада да, районда да җитәрлек. Тиешле документы булмаган кешене  ватык тракторга утыртып чыгарган өчен шул ук баш инженерга да җавап бирергә туры киләчәк.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе Ренат Гатиятов семинарда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген әйтеп үтте. Язгы кыр эшләренә керешергә аз гына вакыт калып бара. Булган җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә кирәк.

    Соңыннан “Аю” ширкә-тенең машина-трактор паркында, амбарларда булдылар. Соңгы вакытта яңа техника алалар, быел  яңа чәчү комплексы эшләячәк.

    Саннар

    Быел бөртекле культуралар 54 мең гектарда чәчеләчәк. 16 мең гектарда  арыш һәм көзге бодай чәчеп калдырылган иде.

    Басуларда 700 трактор, 290 чәчкеч, 300 культиватор, 20 чәчү комплексы эшләячәк.

    2021 елда 15 трактор, 15 культиватор, 7 чәчкеч, 4 бөртек комбайны, 6 азык комбайны, 2 сиптергеч, 1 “КамАЗ” машинасы алу планлаштырыла.

    Район буенча 100 гектар чәчүлек мәйданына энергия белән тәэмин ителеш – 188 ат көче. Республика буенча – 172. “Аю” ширкәте бу яктан беренче – 254 ат көче.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: