Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иртәгә чәчүгә, дисәләр...

    Язның бер ае үтеп тә китте, ә кыш һаман бирешергә теләми. Бар “эш” апрельгә калды, алда яңгырлар, җылы көннәр көтә. “Апрель туа – яр тула”, – дигән борынгылар. Ә 14 апрель – искечә апрель башы, дигән сүз.

    Табигать үзенекен эшләр, ә менә безнең хуҗалыклар язгы кыр эшләренә әзерме соң? 25 мартта  хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү, “Заря” ширкәтендә шуңа багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чаралар район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илнар Габбасов катнашында узды һәм югарыда куелган сорауга уңай җавап алдык. Хәзерге үзенчәлекле шартларда һәркайда аеруча җаваплылык тоеп эшләү сизелә һәм бу куанычлы хәл.

    Белгечләр әйтүенчә, уңышны формалаштыруга төп дүрт фактор йогынты ясый. Болар: табигый-климат шартлары – 25 процент, сыйфатлы орлык – 20 процент, ашламаларны тиешле күләмдә һәм үзвакытында кертү, үсемлекләрне саклау чаралары куллану – 25 процент, техника һәм  технологияләрне төгәл үтәү – 30 процент. Күргәнебезчә, бар гаепне һава шартларына гына сылтап калдыру бик үк дөрес булып чыкмый. Һәм без моның шулай икәнлеген үзебезнең район хуҗалыклары мисалында да ачык күрәбез.

    Табигать-климат шартларына без йогынты ясый алмыйбыз, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса иде, дип теләп кенә йөри алабыз. Дөрес, “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында сугарыла торган мәйданнар шактый. Ә бит әле кайчан гына сугару системалары һәр колхозда, совхозда бар иде. Булганны  бетерергә акыл кирәкми.

    Булганны саклауга бер мисал. “Курса МТСы” ширкәтендә быел дүрт “ДТ” тракторын сафка бастырып куйдылар. Алай-болай кирәкләре чыкса дип. Бу хуҗалыкта заманча куәтле тракторлар, башка техника да җитәрлек. Күпме  үгетләгән, тәнкыйтьләгән елларда да суканы бетермәделәр. Кулланылмый торган техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын аерым урында саклыйлар.

    – “Заря”, “Кырлай”, “Казанка”, “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләрендә язгы кыр эшләренә әзерлеккә югары бәя бирелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Быел “Төрнәле–Пошалым” ширкәтенең дә техниканы тезеп күрсәтә алуы игътибарга лаек. Техниканы теркәү һәм техника карауны да тәртипкә салсалар, бигрәк тә яхшы буласы.

    Реклама

    “Заря” һәм “Казанка” ширкәтләрендә техник карау үтте дә инде. “Заря” ширкәтендә аны  семинарда катнашучылар карап торганда уздырдылар. Тракторларның үзләрендә генә түгел, арбаларында да тормозлар эшли, яктылыкны кире кайтаргычлар куелган.

    – Монда сүз кешеләрнең иминлеге һәм гомерләрен саклау турында бара, – диде “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов. –  Техника төзек, техник карау үткән, механизаторларның барлык документлары тулы тәртиптә булырга тиеш.

    Район башлыгы Илшат Нуриев һәр гектарга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар кертү бурычын куйды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов әйтүенчә, район буенча бу күрсәткеч әлегә 36 килограмм. “Кырлай”да – 84,3, “Курса МТСы”нда – 80,1, “Кызыл Яр” һәм “Ашыт”та – 70әр килограмм туры килә. Шул ук вакытта бер генә килограмм ашлама тупламаган хуҗалыклар да бар.

    – Хуҗалыклар чәчүлек орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Сыйфат буенча эшлисе  хуҗалыклар бар әле, сыйфатны яхшырту өчен районның үзендә дә мөмкинлекләр җитәрлек.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: