erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртәгә Роспотребнадзор сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерә башлаячак

Республикада 15 июльдән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы биналарының эше рөхсәт ителә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе иртәгәдән сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Тикшерүләрне без иртәгәдән башлаячакбыз – бу башка объектларга булган кебек мониторинг булачак», – диде спикер.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм кафелар эше рөхсәт ителгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте раслаган методик тәкъдимнәр нигезендә, алар генераль җыештыру үткәргәннән соң ачылырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүгенге көндә аларга күрсәтмәләр бирү процессы актив алып барыла. Безгә җәмәгать туклануы объектлары үзләре мөрәҗәгать итә. Мин ачылырга әзер эшмәкәрләрне безгә мөрәҗәгать итәргә һәм күрсәтмәләр алырга чакырам, анда эшләнергә тиешле барлык чаралар да язылган», - дип аңлатты Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.  

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X