Реклама
Арча аптекаларының берсенә кердек.
Арчада аптекаларның берсенә кердек. Мазь алырга.
-- Безнең карта бармы? - дип сорады сатучысы.
-- Юк, - мин әйтәм. - Нинди карта?
-- Акча түләп алган карта.
- Карта булган очракта күпмегә арзанрак булыр иде?- дип сорыйм.
Төгәл генә хәтерләмим, 100 сумнан артыграк сумманы әйтте ул.
Кыйммәт бәягә мазьны сатып алдым. Алганда болай дип әйттем:
- Бу мазь башка аптекаларда арзанрак була икән, мин башка сезнең аптекага кермим, бер клиентны югалттык, дип санагыз, - дидем дә, чыгу юлына киттем.
Аптекадагы сатучының исе китте дип уйлыйсызмы, юк, арттан:
- Кемдер китә, кемдер өстәлә, - дип әйтеп калды.
Без-- клиентлар турында әнә шулай кайгырталар. Берәр җылы сүз әйтсә, күңел булыр иде. Сатып алучының бер алдына, бер артына төшә торган заманда. Югыйсә, бизнесның уңышы бездән--сатып алучылардан тора бит инде.
Ә мазьны алмаска гына иде. Аптекалар күп бит.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз