erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ишекләре ачык, килүчеләр азрак булсын

Үз авылыңда медпункт булу – бер бәхет инде. Сарай-Чокырча белән Корайван авылларының икесенә берәү иде ул.

Пункт Сарай-Чокырчада, Корайванга фельдшерлар (алар икәү иде) менгән көннәрне авылда үзенчә бер бәйрәм кебек.

Әбиләр, апалар (ирләр үзләрен бик кайгыртырга яратмый) шунда агыла, булган зарларын сөйли, кирәкле киңәшен, даруын ала. “Шуларны күрсәк тә бар авырулар юкка чыккандай була“, – дия иде алар.

Авыл тулы канлы тормыш белән  яшәсен өчен клубы да, кибете дә, мәктәбе дә, медпункты да, мәчете дә кирәк. Бу яктан зур авыллар бәхетле. Менә әле генә Үрнәк бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасыннан кайттым. Күңелле вакыйга, авыл халкы бик шат. Дөрес, алар пунктсыз тормаган, заманында хастаханәгә кадәр булган.

– Ишморатов бай бу якларга килеп урнашкач хастаханә салдырган, анда хирургия, гинекология бүлекләренә кадәр булган, – дип сөйләде җирлекнең хөрмәтле кешесе, патриоты Илһам Шәяхмәтов.

Безне заманында байлар халыкны изгәннәр, канын эчкәннәр дип укытканнар иде. Бактың исә, алар халык сәламәтлеге турында да кайгырткан икән. Ишморатов бай тегермәнгә он тарттырырга, такта ярдырырга килгән кешеләрне бушка кундырып, ашата торган булган.

Соңгы елларда җитәк-челәребез дә халык сәламәтлеге  турында ныграк кайгырта башлады.

– Илебез, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт, безнең районда ел саен бер-ике яңа медицина учреждениесе төзелә, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Узган ел Арча шәһәренең көньяк өлешендә амбулатория ачылды. Быел Арчада теш поликлиникасы төзелеп бетеп килә. Менә бу пункт “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту“ дигән программа буенча төзелде. Ул сезгә игелекле хезмәт итсен, анда халык азрак йөрсен, әмма ишекләре ябылмасын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районның баш табибы Рифат Идрисов яңа пункт-та заманча шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

– Яңа пункт мәчет белән янәшә, – диде авылның имам-хатыйбы Илдус хәзрәт. – Минем теләк – кешеләр пунктка азрак, мәчеткә күбрәк йөрсен иде. Әлеге биналар икесе дә бик кирәк.

Үрнәктәге элекке пункт 30 ел элек төзелгән булган. Аның мөдире Гөлсирин Шәфый-кованың стажы – 35 ел, шуның 20 елы Үрнәк фельдшер-акушерлык пунктында. Җирлектә барысы 4 пункт 3223 кешегә хезмәт күрсәтә. Җәмилә Ибраһимова 41 ел эшли. Җәлилә Нәҗмиева, Сания Һидиятованың стажлары – 33әр, Илсөя Әһлиеваныкы – 40 ел.

Иске Төрнәле, Алга-Көек, Кече Төрнәле авылларына 5 ел инде Шамил Хөсәенов хезмәт күрсәтә.

Халык сәламәтлеге турында кайгыртучанлык арта, дип язган идем бит әле. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация тәртибенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Әле моңарчы ул елга бер тапкыр уздырылса, хәзер елга  берничә тапкыр узарга мөмкин булачак.

Табибларны авырулар белән матур итеп сөйләшергә өйрәтмәкчеләр. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы моның өчен махсус белешмә дә әзерләгән. Аның буенча табиб авыруга “сез“ дип кенә эндәшергә, тупас сүзләр кулланмаска тиеш. Бар әле ишетәселәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X