erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәктә футбол мәйданчыгы ачылды

Бүген Үрнәктә агросәнәгать көллияте территориясендә мини футбол мәйданчыгы ачылды. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

 «Районда 5нче минифутбол мәйданчыгы ачылды», — дип сөйләде район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Футбол мәйданчыгының яңалыгын алырга, футбол уйнарга Хәсәншәех, Шушмабаш мәктәпләреннән дә килгән иделәр. Лесхоз мәктәбе футболчы малайлары, агросәнәгать көллияте футбол командалары да бар иде. «Моңарчы без янәшәдәге чирәмлектә футбол уйнадык, ә хәзер безне бәхет басты, махсус футбол мәйданчыгында имгәнүләрсез, рәхәтләнеп футбол уйнарга була», — дип сөйләде көллият футболчылары. Хәсәншәех футболчы малайларны алып килгән иганәче Нурсиль Газизов: «Эх, бездә дә шундый футбол мәйданчыгы булса!» — дип хыялланды. Нурсиль үзе хоккей уйный. «Мин үзем эчүчелек, тәмәке тартуга каршы, — дип сөйләде ул. — Яшьләр спорт белән, сәламәт тормыш рәвешенә күнегеп үссенннәр иде, дип телим. Шуның өчен тырышып йөрим. менә малайларга махсус футболчылар костюмы эшләттек».

Шушмабаш мәктәбе футболчы малайларын очрашуга авылның яшь футболчылары алып килгән. Алар:Ирек Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабиров, Айрат Нәбиуллин, Айназ Зайнаков…

Лесхозның үзендә быел балалар белән эшләүче тренерлары бар. Ул — Иван Алексеевич Мосунов.  Үзе дә футболчы. «Арча» спорт комплексында да балалар белән эшләячәк. Уңышлар телик үзенә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай футбол мәйданчыклары булдырып, авылларда мәктәп укучылары арасында футболны күтәрәсе иде.

Ә уеннар бик күңелле барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X