erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исеме үк элек-электән күңелдә шом тудыра

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бүгенге көндә алтмышка якын кеше тәрбияләнә.

Интернат-йортта беренче генә булуым түгел, киресенчә, еш барырга туры килә. Соңгы вакытта гына коронавирус нәтиҗәсендә очрашулар сирәгәйде. “Авыручылар саны күбәеп китү сәбәпле, безне яңадан үз-үзеңне изоляцияләүгә ябарга җыеналар”, – диде директоры Гөлназ Ибәтуллина.

Коронавирус киң колач җәю сәбәпле, районда мәдәни чараларны да тыйдылар. Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына өлкәннәр ункөнлегендә көн дә диярлек концерт белән киләләр иде. Бу юлы, чаралар булмавын белгәч, коллектив тәрбияләнүчеләр көче белән концерт оештырган. Яшермим, баштарак өлкән яшьтәге, кайберләре коляскада, апалар һәм абыйларны күргәч, аптырап калдым? Әмма алар мине гаҗәпләндерде. Артистлар да, яшьләр дә түгел, әмма җырлыйлар да, рәхәтләнеп бииләр, шигырь дә сөйлиләр, уеннарда актив катнашалар, шаярып та алалар. Белгеч Рания Габидуллина берсен дә тик тотмады. Өлкәннәр яшәреп киткәндәй булдылар. Ничә яшьтә, кайда булуга карамастан, йөрәк картаймый шул.

Интернат-йорт дисәк тә, халык телендә картлар йорты инде ул. Исеме үк элек-электән күңелдә шом тудыра. “Ничек инде әти-әнигә үз яныңда урын таба алмыйча, картлар йортына илтеп куярга була. Анда урнашу өчен хәтта чират та икән әле. Үз теләкләре белән килгәннәр дә бар. “Күзләрем начар күрә. Урамга чыгып йөри алмыйм. Кызым белән оныгымны борчыйсым килми. Аларның үз тормышлары. Шуңа картлар йортына урнаштыруны үзем сорадым. Миңа биредә ошый”, – дигән иде бервакыт шунда тәрбияләнүче Камил абый.

Аның бу сүзләре ул чакта аптырашта калдырды. Ә хәзер уйлап куям, ялгыз, караучысы, бала-чагасы, барып сыеныр урыны булмаган өлкәннәр өчен начар урын түгел бит бу. Кызганыч, андыйлар да аз түгел.

– Миңа биредә бик ошый. Тәрбия искиткеч. Үз әниләре кебек карыйлар. Аягымны сындырган идем. Баса алмадым. Монда килгәч тазарттылар. Коллективка бик рәхмәтлемен, – дигән иде элеккеге Россия Федерациясенең социаль яклау һәм мәшгульлек министры Максим Топилин белән очрашу вакытында Нина Саблина.

Ул чакта Максим Топилин аның бу сүзләренә ышанып бетмәде, шулай әйтергә кушканнардыр, дип уйлады булса кирәк.

– Сез чынлап сөйлисезме? Чыннан да сезгә картлар йортында ошыймы? – дип аптырап сорады һәм:

– Чын күңелдән әйтәм һәм хезмәткәрләргә, бигрәк тә директорына рәхмәтемне белдерәм, – дигән җавап ишетте.

 Кунаклар килгәндә генә тәртип ясап куялардыр, дигән фикер белән мин бөтенләй килешмим. Чөнки, беренчедән, анда өзлексез кунаклар килеп тора. Икенчедән, ул арада гына булмаган тәртипне урнаштырып булмый. Аннан өлкәннәр сабый балалар кебек бит, нәрсә күрә, шуны әйтә, икейөзләнә белми.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урам яктан ук күзгә ташлана Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт. Яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән ишегалды, биек агачлар күләгәсендә ял итү өчен беседкалар. Шунда гына коляс-кадагылар өчен дәрес бара, тәрбияче күрсәтүе буенча физик күнегүләр ясыйлар.

Алар яныннан үтеп бина эченә керәбез. Чисталык, идәндә йомшак келәмнәр, гөлләр... Бүлмәләрдә дә шундый ук күренеш. Шуңа да игътибар иттем, тамчы гына да ят ис юк. Өлкәннәр булган урында ис килсә дә аптырарлык түгел.

– “Демография” проекты кысаларында өлкәннәрне озак вакыт карау программасы буенча эш алып барабыз, – диде Гөлназ Ибәтуллина программаның үтәлеше, нәтиҗәләре, киләчәктә тернәкләндерү барышында яңа технологияләр дә кертүне планлаштырулары турында сөйләп. –Тәрбиячеләр һәр кеше белән авыруларына карап шәхси якын килеп эшлиләр. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелә, туклану яхшы, тәрбияләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, теләгәннәре үзләре яраткан кул эше белән шөгыльләнә ала.

Без килгән көнне дә берничә урында дәресләр бара иде. Бер урында яндырып тактага рәсемнәр ясыйлар, пыялага рәсемнәр төшерәләр.

– Вера Тюлянкина (аңа нибары 23 яшь, ике аягы да юк, биредә күптәннән тәрбияләнә) үзе ясаган иҗат җимешләрен сатуга да куя. Интернетта үз төркеме бар. Марат Кошкин аппликацияләр эшли. Өлкәннәр рәсем ясауны бик яраталар, – диде директор.

Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр кул эшләреннән күргәзмә ясап куйганнар. Анда нәрсә генә юк – бәйләгән, чиккән әйберләр,  ясаган әйберләр. Куллары эш белгәннәре вакытларын әнә шулай үзләренә файдага үткәрә. Ә инде андый осталыклары юк икән, алар өчен дә шөгыльләр бар. Коридорда бер ир-ат велотренажерда шөгыльләнә иде. Бер төркем өлкәннәр телевизор каршына утырган.

– Алар виртуаль сәяхәттә, – дип аңлатты Гөлназ Ибәтуллина. – Испания, Италия һәм башка төрле илләр белән танышалар. Виртуаль сәяхәт шундый итеп эшләнгән, алар нәкъ әлеге илләргә барып кайткандай булалар.

– Тәмле ашаталар, яхшы хезмәт күрсәтәләр, күңелләрне күрәләр. Бөтен коллективка зур рәхмәт, –диде Люция Алексеева.

...Бинадан чыкканда игътибар иттем, коляскадагылар дәресләрен тәмамлап бүлмәләренә таралганнар иде инде. Көне җылы булса да, көзге як икәне үзен сиздерә. Шундый шөгыльләр өчен ябык территория булса тагын да яхшы булачак та бит. Бәлки, киләчәктә анысын да эшләп куярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X