erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исемеңә тап төшермә!

Район хакимиятенең утырышлар залында әледән-әле коррупциягә каршы сөйләшүләр булып тора. Яңа булып үткән утырышны коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина һәм район Советы аппаратының кадрлар секторы мөдире Эльвина Салихова алып барды.

Утырышта дәүләт хезмәтенә алынган яңа яшь белгечләр катнашты. Чыгышлар коррупциягә каршы көрәш максатларында дәүләт (муниципаль) эшендә закон нигезендә чикләүләр, тыюлар һәм бурычлар хакында иде.

Нинди урында һәм нинди вакытта булуына карамастан, дәүләт хезмәтен башкаручының гамәлләре, тәртибе законда каралган тыюларга, чикләүләргә һәм бурычларга тулысынча җавап бирергә тиеш, алар намуслылыкта шик тудыручан эшләр кылырга тиеш түгелләр, – дип сөйләде Гөлшат Әхмәдуллина. – Җитәкчелек иткән дәүләт хезмәткәре эш урынында гына түгел, эштән соң да, һәрвакыт кеше күз алдында була, аларны халык белә, алар җәмәгатьчелек игътибарын (шул исәптән массакүләм матбугат чараларын да) үзләренә тарталар. Шулай итеп, җитәкче-дәүләт хезмәткәре үзенең шәхси үрнәге белән үз тирәсендә эшләүчеләрне дә тәрбияли, аларда билгеле бер тәртип кагыйдәләрен тудыра. Нинди эштә булуына карамастан, дәүләт хезмәткәре һәрвакыт шуны истә тотсын: үзенең намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерүче гамәлләр эшләүдән сакланырга!”.

Әйе, дәүләт хезмәткәре җитди урында эшли. Ул нинди дә булса гамәл башкарыр алдыннан уйлансын иде, хезмәттәшләре аның бу гамәлен ничек кабул итәр һәм ул хезмәттәшләренең һөнәри киңәшләрен тыңларга тиеш.

Социаль челтәрләр белән дә сак булырга кирәк. Шәхси максатларда бу мәсьәләгә акыллы һәм җаваплы карау сорала. Әгәр дә дәүләт (муниципаль) хезмәткәренең эше белән бәйле булмаган гамәлләр турыдан-туры яки читләтеп вазыйфаи статусын күрсәтә икән, андый сурәтләрне, текст, аудито-, видеоматериалларны социаль челтәрләргә урнаштырырга ярамый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегедә тотыгыз, – диде Гөлшат Әхмәдуллина. – Интернетка куелган хәбәр озак вакыт сакланырга мөмкин һәм аны теләсә кем укый ала. Әгәр дә  инде дәүләт органы исеменнән хәбәр куярга кирәк икән, ул вакытта бу эшне мондый хәбәрне урнаштырырга хокуклы хезмәткәр генә башкара ала. Шуны истә тотарга кирәк: этикага сыймаган гамәлләр, эш вакытында гына түгел, эштән соң да, шәхси исемгә, дәрәҗәгә, дәүләт (муниципаль) органының, гомумән, дәүләт (муниципаль) хезмәтенең абруена зыян салырга мөмкин.

Ә нинди соң ул әхлакый кыйммәтләр? Намус! Әйе, намус. Хәтта дәүләт хезмәткәренә эш урынында читләрдән бүләк тә алырга ярамый.

Дәүләт хезмәткәренә, гади генә әйткәндә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый һәм чикләнгән, тыелган гамәлләр өчен ниләр каралган – бу хактагы законнар турында район Советы аппаратының кадрлар секторы мөдире Эльвина Салихова сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X