erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исерек ир-атларның берсе полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм борынын сындыра

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанда булган төнге атыш турында аңлатма бирде. Казанда исерек ир-атның полиция хезмәткәренең борынын сындырган, ә икенче полицейский корал кулланырга мәҗбүр булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, исерекләр тавышыннан һәм кычкырышудан туйган халык полиция чакырган булган. Тәртип сакчылары кисәтү ясагач, исерек ир-атларның берсе үзен агрессив тота башлый, полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга. Икенче полицейский хезмәттәшенә ярдәм итәргә тырыша, әмма аңа тагын бер ир ташлана. Ул кисәтергә теләп һавага ата, әмма гаугачылар моңа игътибар итми. Шул вакытта полицейский һөҗүм итүчеләрнең берсенең аягына атарга мәҗбүр була.

Соңрак ачыкланганча, ир-атларның дүртесе дә элек хөкем ителгән булган. Төнге фаҗигадән соң аларның өчесен кулга алганнар. Ә сугышуны башлаган ир-ат яралана һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Борыны сынган полицейскийны да хастаханәгә салганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X