erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исерек килеш руль артына утырган һәм баганага килеп бәрелгән

Ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Арча районында яшәүче 31 яшьлек Разил Миңһаҗев автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта суд аңа 30 мең сум штраф билгели, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Әмма ул тиешле  нәтиҗә ясамый. 2020 елның 10 декабрендә исерек килеш Арча шәһәре  урамнары буйлап автомобильдә йөри, икенче транспорт белән бәрелешә, электр баганасына бәрелгәч кенә туктый. Полиция хезмәткәрләре аның исерек хәлдә булуын ачыклыйлар.

Арча район суды Р.Миңһаҗевны РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча гаепле дип тапты, аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы билгеләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X