erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исерек килеш скутерга утырып йөрүе 60 яшьлек Илфатка кыйммәткә төшкән

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Арча районында яшәүче 60 яшьлек Илфат Нәҗипов элегрәк, суд карары белән, автомобиль белән идарә иткәндә полиция хезмәткәренең медицина тикшерүе үткәрү турындагы таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта суд 30 мең сум күләмендә штраф билгели, 1 ел 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый. 6 августта исерек хәлдә скутер белән идарә итә, Иске Кырлай авылы урамнары буйлап йөри. Шунда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Суд бу юлы И.Нәҗиповны 80 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартырга, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарды.

Радик Хәбибуллин,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы прокуроры өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы

2
X